Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 июль 2019, 12:19

Галәмгә акыл идарә итә

Туймазы кызлары Бөтенрусия “РОСНАНО” мәктәбе лагеренда катнашкан


Туймазы 6нчы мәктәбенең унынчы сыйныф укучылары Камилла Саттарова һәм Софья Сенаторова Мәскәү янындагы Бөтенрусия “РОСНАНО” мәктәбе лагереннан кайтты. Юнәлешле “Техника дөньясы хәрәкәте” сменасын “Ломоносов мәктәбе – Яшел борын”да оештырдылар. Мәктәп бер атнага чып-чын заманча технологияләр һәм эшләнмәләр шәһәренә әверелде, аның халкы – Русиянең төрле төбәкләреннән килгән һәм киләчәккә өметле кәсеп-проектлар әзерләгән 20 укучы иде.

Биредә иҗади мохит хаким-

лек итте. Икътисад, мәгълү-мат технологияләре, журналистика буенча лекцияләрне Русия Фәннәр академиясе укытучылары, язучы һәм тележурналист Юрий Лапин, Санкт-Петербург мәгълүмат технологияләре, механика һәм оптика милли тикшеренү университетыннан Максим Иванов укыды. Материал шулкадәр мавыктыргыч иде ки, хәтта физик һәм программачыларга да ошады.

Камилла күмәкләп эшләүне билгеләде:

– Мавыктыргыч һәм кү-ңелле булды – көндәшеңнең барлыгын тою канны кыздырды. Егет һәм кызлар чынбарлыктагы икътисади һәм җәмәгать хәлләрен тикшерде, мәсьәләне хәл итү юлларын тәкъдим итте, үзаллы проектлар төзеде. Аларның өметлелеген эксперт жюрие бәяләде.

– Проектлар төзегәндә мине иң гаҗәпләндергәне – балаларның берләшеп, кыска гына вакыт эчендә шундый катлаулы эш башкара алуы иде, – дип өстәде Софья. – Без Камилла белән лагерьда катнашучыларга республикабыз турында бәян итәргә карар иттек, шуңа күрә квест рәвешендә киләчәк дәресен уйлап таптык, аның өчен биремнәр бөтен Уфа буенча таратылды һәм төрле һәйкәлләр, күренекле урыннар белән бәйле иде.

Киләчәк дәреслеген сәхифә рәвешендә тәкъдим иткәннәр. Кызлар аны, өлкәннәр ярдәменә таянып, яңабаштан төзегән. Яңа мәктәп мохитен оештырганда исә безнең команда дәресләрне урамда үткәрергә тәкъдим иткән, мәсәлән, өлешләрне шәһәр-дә үтәргә һәм шул рәвешле аны өйрәнергә.

– Журналист сыйфатында да эшләдек – көн саен лагерьдагы вакыйгалар турында репортажлар әзерләдек, – дип дәвам итә Софья.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: