Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 июль 2019, 11:30

“Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит”

Районда хәйрия чаралары үтә

“Баланы ничек итеп мәктәпкә җыярга?” Бу сорау күпчелек ата-ананы борчый, чөнки 1 сентябрьгә балаларны баштанаяк киендерергә кирәк ич – яңа туфли һәм кроссовки, спорт һәм мәктәп киеме, биштәр һәм язу-сызу кирәк-ярагы... Күпчелек гаиләнең кесәсенә суга бу.

Әле районда “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия чарасы үтә. Аның максаты – аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балаларны уку елына әзерләргә ярдәм итү. Чарада теләге булган һәркем катнаша ала. Күптән түгел аңа “Туймазытехуглерод” җәмгыяте кушылган. Якташыбыз Рөстәм Халиков чараны оештыручыларга биш мең сум акча китергән.

Республика халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү үзәге филиалы коллективы акча җыеп, Иске Собханкулда яшәүче Ирина Таһирова өчен язу-сызу кирәк-яраклары сатып алган һәм илтеп тапшырган. Бу ханым ялгызы өч бала тәрбияли, хезмәт хакы зур түгел – ул балалар бакчасында багучы булып эшли. Моннан тыш, балалары белән яшәгән йорт өчен ипотека кредиты да түли әле. Хәзер ул декрет ялында утыра һәм 11 яшьлек Самвел белән 8 яшьлек Миранны мәктәпкә ни рәвешле әзерләргә дә белми. Филиал эшчәннәре аның укучылары өчен көндәлекләр, альбомнар, дәфтәрләр, ручка, буяу, пенал һәм икенче аяк киеме өчен рюкзаклар алып килгән. Ике яшьлек бәләкәч кызга исә – уенчыклар.
Читайте нас: