Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 июль 2019, 11:27

Фәннәрне өйрәнү өчен кабинетлар артачак

Дүртенче мәктәп бинасы үзгәртеп корыла

4нче мәктәп – районда иң зурларның берсе. Анда 1750 бала белем ала. Былтыр сентябрьдә генә аның тупсасын берьюлы 220 беренче сыйныф укучысы атлап кергән.

– Мин эшкә килгәндә, 800 бала укый иде биредә, – дип сөйли мәктәп директоры Рөстәм Салихов. – Хәзер "халкыбыз" икеләтә артты һәм ишәя бара. 1 сентябрьдә тагын 220 беренче сыйныф укучысы киләчәк.

Уку биналарын киңәйтү мәсьәләсе күптәннән килә. Хәзер ул өлешчә мәгариф оешмаларында икенче сменадан арыну максатында Русия Федерациясе субъектларында яңа урыннар булдыруга ярдәм итү дәүләт программасы исәбенә хәл ителә.

Аны тормышка ашыру өчен мәгариф оешмасына 7,5 млн сум бүленгән. Нәтиҗәдә монда дүрт яңа уку кабинеты барлыкка киләчәк, моның өчен икенче һәм өченче каттан яңарту төбәкләренең бер өлеше бүленгән. Бүген анда такта идәннәр сүтеп алынган, стена күтәрә башлыйлар. Тәрәзәләр алмаштырылачак, өстәмә батареялар урнаштырылачак, яктылык үткәреләчәк, идәнгә паркет түшәләчәк. Эш Октябрьскийдан “ЭльХас” җәмгыятенә ышанып тапшырылган.

Үзгәртеп кору һәм ремонт төгәлләнгәннән соң яңа кабинетлар мебель һәм заманча уку җиһазлары белән тәэмин ителәчәк. Ике кабинет компьютерлар белән җиһазланачак.

Шул ук вакытта хезмәткәрләрнең көче белән мәктәп фойесында, остаханә һәм спорт залында агымдагы ремонт бара. Уку йортының техника хезмәткәрләре парта һәм урындыкларны буйый, тузган өстәл такталарын яңарта. Каникул чорында бәдрәфләр тәртипкә китереләчәк, анда бүлемнәр урнаштырылачак, гардероб киңәйтеләчәк. Төзелеш чималы җәһәтеннән химаячылар ярдәм итә. Әйткәндәй, аларның берсе – “ДорСтрой” җәмгыяте директоры Сергей Полев майда бинаның төп ишегалдындагы мәйданчыкны асфальтларга ярдәм иткән.

Яңа уку елына районның барлык мәктәпләре дә әзерләнә – ремонт эшләре бара, уку программалары төзелә. Биш авыл мәктәбендә – Түбән Троицкий, Карамалы-Гобәй, Собханкул, Серафимовка 1нче һәм Кандра 1нче мәктәпләрендә беренче сентябрьгә “Заманча мәктәп” төбәк проекты кысаларында укучыларның әзерлек сыйфатын арттыруга йөз тоткан “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар юнәлешле мәгариф үзәкләре ачылачак. Аларны оештыру өчен бу уку йортларының һәркайсында икешәр кабинет бүленгән. Хәзер анда ремонт бара. Уку әсбаплары, җиһаз сатып алына. Үзәкләрдә дәрестән тыш эшчәнлек алып барачак укытучылар өстәмә әзерлек үтә.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: