Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 июнь 2019, 11:54

Өмет канатларында

Мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре үтте

Быелгы дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре таң калдыра. Шәһәрнең 4, 7, 8нче мәктәпләреннән өч укучы физикадан иң югары – 100 балл алды. Кимендә 90 балл туплаучылар: рус теленнән – 23, химиядән – 11, юнәлешле математикадан – 7, тарихтан 5 укучы. Тоташ алганда уртача балл республика һәм былтыргы муниципалитет күрсәткеченнән югары.

Әмма кичә егет-кызлар дәүләт имтиханнары йомгаклары һәм югары уку йорты сайлау турында онытып торды: алар чыгарылыш кичәсенә әзерләнде. Кызлар кичке купшы күлмәкләр, егетләр ыспай костюмнар киеп алды. Олыгаеп киткән укучылар үзләре 11 ел укыган мәктәп ихаталары буйлап елмаеп, башларын горур күтәреп, кызыл келәмнән үткән кебек үтте.

Тоташ алганда илебез буенча 600 меңләп русияле мәктәп белән хушлашты, Туймазы мәктәпләрен 436 унберенче сыйныф укучысы тәмамлады. 54е кызыл төстәге аттестатка һәм “Укудагы уңышлары өчен” медаленә лаек булды. Иң күп отличник – шәһәрнең 4, 8нче һәм Кандра 2нче мәктәпләрендә.

Рәсми өлеш һәм изге теләкләрдән соң бәйрәм иртәнгә кадәр дәвам итте. Тоташ илебез кебек үк шәһәребез дә йокламады. Балалар хис-тойгыларын яшерә алмады, биеде, җырлады, хыялланды. Аннары бергәләп таңны каршы алдылар һәм бер-берсенә изге теләкләрен җиткерделәр.

Анфиса АИТОВА.
Читайте нас: