Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 Май 2019, 12:39

Якты юллар тели безгә, саубуллаша көмеш кыңгырау

Чыгарылыш укучыларының язгы бәйрәме үтте


Быел мәктәпне 429 укучы тәмамлый. Шуларның 52се алтын медальгә дәгъва итә. Унберенче сыйныф укучыларының ниятләре зурдан. “Мәктәпне тәмамлаучылар сукмагы”ндагы егет-кызларның фотолары астындагы язмалар да дәлилли моны: “Американың Apple корпорациясе директоры булачакмын”, “Газпромны җитәкләячәкмен”, “Дәүләт думасы депутаты булачакмын”.


Укучылар югары максатлар куя. Һәм бу дөрес тә. Чөнки якын киләчәктә аларга укытырга, дәваларга, төзергә һәм илебезгә идарә итәргә туры киләчәк. Шимбә көнне мәктәп линейкаларыннан соң алар шәһәр мәйданына Соңгы кыңгырауга җыелды.

Укучыларны район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов тәбрикләде, уку һәм спорт алдынгыларына грамоталар тапшырды. Махсус урта һәм югары уку йортларында яхшы белем алып, кече ватанына кайтуларын теләде ул егет һәм кызларга.

Икенче ел рәттән чараны “Уфанет” компаниясе оештырыша. Компания һәм муниципалитет-район Хакимияте ярдәме белән ул чагу һәм мавыктыргыч үтә. Бу юлы бәйрәм укучылар башкарган биюдән башланды. Алар вальста бөтерелде, сиртаки, падеграс, рок-н-ролл биеде. Чара дәвамында мәйданда бию, музыка, уен мәйданчыклары, фотостудия эшләде. Мимнар һәм тере сыннар халык күңелен ачты. Чара ахырында укучылар “Чагу яшә!” өндәмәсе барлыкка килерлек итеп тезелде. Аны очар кош биеклегеннән күреп укырга мөмкин иде. Бәйрәм фейерверк белән төгәлләнде.
Читайте нас: