Туймазы дүртенче мәктәбе укучысы Алинә Шәйхиева белән без берничә ел элек күмәк диктант язганда танышкан идек. Икенче баруында аңа әнисе, аннары сеңлесе ияргән. Һәм, ниһаять, әтиләре дә түзмәгән: “Мине дә ияртегез әле?”– дип үтенгән.
Нәрсә белән җәлеп итте соң безне бу кыз? Кыю фикер йөртүе һәм эше беләнме? Тормышның күзенә карап: “Авыр булса да, булдырам!” – дигән чәмлелеге беләндер, мөгаен.
Балачакта әнисенең китап укуын күзәткән ул. Аңа охшарга тырышып, үзе дә укырга өйрәнгән.
– Кызганыч, кешеләр хәзер китапны кулына сирәк ала, – ди Алинә. – Шуның белән үзләренең тормышын ярлыландыра. Маргарет Митчелның “Унесённые вет-ром” әсәрендә гадәти булмаган мәхәббәт тарихы таң калдырды мине. Төп каһарман Скарлетт О'Харага тормышта күп сынаулар үтәргә туры килә. Тик ул сынмый, чит кешеләрне зур бер гаиләгә берләштерә. Рухи көчкә ия ул! Менә кемнән үрнәк алырга кирәк. Яисә бүгенге көн авторы Олли Вингетны алыйк. Ул гыйбрәт алырлык хикәяләрне уйдырмага нигезләнеп яза. Аларның асылында булганның кадерен белегез дигән фикер ята. Язу теле бик матур һәм каһарманнары тере аның.
Әтием бик яхшы минем. Төпле акыллы. Аң-лашылмаучылыклар була инде... Мәсәлән, хәзер үк савыт-саба юарга кирәк ди, ә минем эшем бар. Дөресен әйтим: холкым кәефемә бәйле кеше мин. Дәресләрне дә кәефемә карап әзерлим. Тискәреләшәм – соңыннан юып булмыймени ул савыт-сабаны? Аннары аңлыйм инде, шуның ише вак-төяк сәбәп аркасында әти-әни белән низаглашырга кирәкмәс. Һәм тәрилкәләрне юарга тотынам.
Әти-әнием белән уртак якларым күп. Алар да тормышка мөкиббән. Бергәләп табигать кочагына чыгабыз. Шәһәрдән читтә кеше бөтенләй башкача күзлектән күренә башлый. Йомшаграк, игелеклерәк була.
Җирдә үземне бәхетле итеп хис иткән урын бар – Бакалы районындагы авылда мин тынлык, хозурлык, гүзәлеккә сокланам. Анда әбием яши.
Интернеттан биология я тарих буенча танылган авторларның лекцияләрен табып укуымны белгәч, күпләр аптырый, – дип дәвам итә Алинә. – “Нәрсәгә ул сиңа? Өй эшен эшләргә, репетитор белән шөгыльләнергә кирәк...” Дөрес, болар барысы да мөһим. Тик дәресләрдән башка да бик күп кызык нәрсәләр бар бит. Тормыш – БДИ гына түгел. Ул күпкә хозуррак һәм фәһемлерәк.
Мин Русия гражданины. Һәм илемә файда китерә алам. Мәсәлән, без укытучыбыз Игорь Данилко белән Атнагул авылы янында Нөгеш елгасы ярларына Екатеринбургтан алып кайткан селекцияле таллар утырттык. Тирә-як мохитне саклауга керткән өлешебез бу.
Кем миңа аңлата ала, ни өчен тугандаш халыклар, берләшәсе урынга, бер-берсенә каршы чыга? Кораллануга никадәр акча китә. Һәр ил тере көчне юкка чыгарыр өчен нинди генә ысуллар уйлап чыгармый. Мин моңа үземчә каршы торырга тырышам: илдә явызлык арттырасым килми. Язучы Фазыйл Искәндәрнең искиткеч сүзләре бар: “Әгәр һәрбер кеше куллыннан килгәнчә изгелек эшли ала икән, бу изгелекнең мөмкинлеге иксез-чиксезгә әверелә”.
Кешенең тышкы кыяфәтенә карап фикер йөртүчеләр дә бар. Аңардан көлеп, күңеленең нечкә кылларына чиртеп, йөрәген яралаганын аңламый алар. Кешеләрнең үзләрен алар урынына куеп карарга өйрәнмәвеннән киләдер бу, бәлки? Мин 12 яшьтән көрәш белән шөгыльләндем. Бервакыт миннән дә көлә башладылар. Озак вакыт мин үз-үземне күрәлмәдем, көзгегә карый алмадым, газапландым, ашаудан баш тарттым. Тән һәм җан газабы иде бу минем өчен.
Әмма мин моннан чыгу юлын эзләдем. “Боди-позитив” хәрәкәте вәкилләренә рәхмәтлемен, аларны узган ел интернеттан таптым. Алар: “Үзеңне ничек бар, шулай ярат. Син матур. Башкалар сөйләгәнгә колак салма. Шатланып яшә! Әгәр син шуны эшли алсаң, башка дөнья һәм башка кешеләрне дә кабул итә алырсың”, – диде.
Җиңел булмады. Һәр кешенең эчке дөньясында сабый бала утырганын аңладым. Аңа җылы сүз әйтергә, кайчак мактап җибәрергә кирәк. Һәм үзеңә чын дуслар табарга. Кайчак: “Син топ-модель түгел. Аның каравы, яхшы кеше”, – дигән сүзләрне ишетер өчен. Минем тирә-ягымда шундый кешеләр пәйда булды. Һәм миңа яшәргә җиңел була башлады.
Соңгы вакытта мин әсәрләр язам һәм аларны җәмәгать челтәрләренә урнаштырам. Җырларым да бар. Киләчәгемне иҗат белән бәйлисем килә. Бу зур эш, әмма булдыра алырмын дип уйлыйм.