Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 Май 2019, 11:28

Иске тышлыклар сере

27 майда Русия китапханәчеләре һөнәр бәйрәмен билгели

Светлана Ленчевская нефть техникумында укыган, Себердә эшләгән, кәсеп белән шөгыльләнгән. Туймазы нефть идарәсендә урын тәкъдим иткәч, бик шатланган, хәтта көтеп торырга да ризалашкан. Әмма ярты ел өйдә утырып булмый ич инде. Дуслык китапханәсенә килгән. Биредә гомер буе (39 ел!) әнисе Земфира Савко “зиһенлелек, игелеклелек” орлыклары чәчкән.

Гади хезмәткәрнең хезмәт хакы турында ишеткәч, өнсез кала. Әмма үзен кулга алып: “Ярты елдан соң барысы да башкача булачак!” – дип уйлый. Шулай итеп китапханә даирәсенә килеп эләгә ул. Ике көннән соң гомере буе күңеленә якын эш белән шөгыльләнмәвен аңлый. Нәкъ гасырлар төпкеленнән килгән акыл тупланган китап киштәләре, балаларның кызыксынулы карашлары турында хыялланган икән ләбаса ул.

11 ел үткән. Светлана Анатольевна элеккечә тулы әзерлектә – китаплар дәрьясында. 1000 китап укучысының һәркайсы кадерле аңа. Аларның күбесе – балалар һәм үсмерләр. Кешелек хәтерен саклаучылар турында яшьләр дә онытмый. Өлкәннәр һәм пенсионерлар да даими йөри. Тар карашлы кешеләр кәгазь китапларның гомере кыскара дип лаф орса да, йөрәктә кечкенә генә очкын яши. Бәлки, мәңге яшәр алар.

Светлана Анатольевнаны иртән үк ике кеше көтеп тора иде: берсе китапка үрелә, икенчесе футбол уйный (китапханәдә балалар өчен уңайлы почмак бар – диванга ятып торырга, уйнап алырга мөмкин). Китапны көчләп укытып булмый. Теләк үзе килергә тиеш. Светлана Анатольевна ашыктырмый. Шуңа күрә футбол уйнаган малай бераздан үзе килеп: “Миңа да китап кирәк иде...” – ди. Тышлыгы ертылса, аны дәваларга утыралар.

Ике ел элек китапханә алдынгы дип танылган, грант откан.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: