Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 Май 2019, 11:35

Имтиханнар чоры башланды

Бу атнада 9нчы сыйныф укучылары чит телдән имтихан тапшыра.

Бу атнада 9нчы сыйныф укучылары чит телдән имтихан тапшыра. Киләсе атнада аларны рус теле (28 майда) һәм җәмгыять белеменнән (30 майда) имтиханнар көтә.

27 майдан 11нче сыйныфлар да имтиханнар тапшыра башлый. Бу көнне алар әдәбият һәм географияне тапшырачак. Чәршәмбе, 29 майда, укучылар мотлак тапшыру таләп ителгән фән – математикадан белемнәрен күрсәтәчәк. 31 майда – тарих һәм химиядән имтихан.