Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 Май 2019, 11:44

"Соңгы кичә, соңгы вальс! Кыңгырауның соңгы чыңы!"

Чыгарылыш укучыларын “Язгы бал” көтә

Уку елы ахырына якынлаша. Тугызынчы сыйныфлар өчен соңгы кыңгырау 23 майда яңгыраячак. Унберенче сыйныфлар 25 майда мәктәп белән хушлашачак.

Икенче ел инде “Уфанет” компаниясе алар өчен күләмле “Язгы бал” бәйрәме оештыра. Ул “Чагу яшә!” өндәмәсе астында үтә. Чара 25 майда 12.00 сәгатьтә шәһәр мәйданында егет һәм кызларның полонез биюен башкаруыннан башланачак. Бу көнне берничә мәйданчык – уен, караоке һәм фото төбәкләре эшләячәк; шәһәрнең бию коллективлары чыгыш ясаячак. Чыгарылыш сыйныф укучылары үзләре дә берничә бию әзерләячәк, шул исәптән, күркәм йолага әверелгән вальс. Бәйрәм кыңгыраулар чыңы һәм һавага шарлар очыру белән тәмамланачак.

Исегезгә төшерәбез, Соңгы кыңгырау көннәрендә – 23 һәм 25 майда республикада, шул исәптән районыбызда “коры закон” гамәлдә булачак – алкоголь продукциясен сату тыелачак. Моннан тыш, Соңгы кыңгырау чарасына әзерлек һәм чараны уздыру сәбәпле, 20 һәм 22 майда 16.00-18.00, 25 майда – 8.00-15.00 сәгатьләрдә шәһәр мәйданы аша автотранспорт хәрәкәте ябылачак.

Регина МИҺРАНОВА.

Читайте нас: