Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 Май 2019, 11:30

Башкорт теленнән диктант

Туймазылылар башкорт теленнән халыкара диктантта катнашты

Быел башкорт теленнән диктант язу чарасы халыкара дәрәҗәгә ия булды. Анда Башкортстанда яшәүчеләрдән тыш Пермь, Казан, Чиләбе, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Казагыстан халкы, шулай ук АКШ, Кытай, Канада, Төркия, Германия, Англия һәм Италиядә яшәүче якташларыбыз катнашты.

Оештыручылар – Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды, БР Мәгариф министрлыгы, БДУ, БР Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, Бөтендөнья Башкортлары корылтае билгеләп үтүенчә, чараның төп максаты – җәмәгатьчелек игътибарын башкорт телен саклау һәм үстерү мәсьәләләренә җәлеп итү.

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров та башкорт теленнән диктант язды. Диктантның җиңел бирелмәвен яшермәде ул. Шуңа карамастан, бу тәкъдим аңа ошаган. “Оештыручыларга афәрин, мөһим һәм кирәкле эш башкара алар", – дип язды ул җәмәгать челтәрләрендә.

Туймазыда диктант язу өч мәйданчыкта – Туймазы 1нче, 6нчы мәктәпләрендә һәм юридик колледжда оештырылды. Чарада катнашырга теләүчеләрне – алар 300ләп кеше иде – белем дәрәҗәләренә карап (бу телдә иркен аралашучылар һәм телне яңа өйрәнә башлаучыларны) төркемнәргә бүлделәр.

Телне яхшы белүчеләр өчен текстны Русия һәм Башкортстанның халык артисты Хөрмәтулла Үтәшев укыды – аның тавышын онлайн-трансляция ярдәмендә җир шарының төрле төбәкләрендә ишеттеләр. Текст Уфа турында иде, аны танылган укытучы Вәкил Хаҗин язган.

– Башкорт теленнән диктант – кирәкле һәм вакытында үткәрелгән чара, – дип сөйләде Башкортлар корылтае башкарма комитетының беренче рәисе Сәхи Хисмәтуллин. – Республикада телне сак-лау һәм үстерү мәсьәләләренә җитди караш булу турында сөйли бу. Ә без, өлкән буын кешеләре, үз үрнәгебездә яшьләрне чәмләндерергә тиеш.

– Чара туган тел буенча белемне тикшерү генә булып калмады, ул фикердәшләр өчен аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа белем эстәү өчен мәйданчыкка да әверелде, – диде районыбызда чараны оештыручыларның берсе, Туймазы районы Башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Гәүһәр Фазуллина. – Анда катнашучылар арасында мәктәп укучыларын гына түгел, туган теле өчен җанын фида кылырга әзер өлкән буын кешеләрен дә күрү зур куаныч. Башкорт теле кемгә кирәк? Чарага әзерләнгән вакытта үземә шундый сорау бирдем. Иң элек ул ыруым белән элемтәне өзмәс, үземне шәхес итеп тою өчен миңа кирәк. Мине телгә өйрәткән туганнарым һәм мәктәп укытучылары алдында оятка калмас өчен.

Бу сорауны чарада катнашучыларга да бирдек.

– Ул минем республикама кирәк, – дип исәпли Туймазы татар драма театры актрисасы Лира Сөләйманова. – Мин 30 ел татар драма театры сәхнәсендә уйныйм, әмма кече ватаным һәм тамырларымны (мин Бишбүләк районында, ишле гаиләдә туып үстем) беркайчан да онытмыйм. Вакыт булган саен кече ватаныма кайтырга тырышам.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: