Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 Май 2019, 12:30

Кәсепкә Килиманджаро тавыннан да идарә итеп була!

Укучылар республиканың атказанган төзүчесе белән очрашты

Туймазы 3нче мәктәбе укучылары Русиянең мактаулы төзүчесе, БРның атказанган төзүчесе, “Промтехстрой” җәмгыяте баш директоры, шушы мәктәпне 1978 елда тәмамлаган Венер Әлтаф улы Гыймазетдинов белән очрашты. Ул Уфада яши. Нәфис гимнастика белән шөгыльләнү өчен спорт объектлары, фитнес-заллар, скалодромнар төзи. Боларның барысы да урнашкан кәсеп-парк биләмәсендә хәтта футбол кыры төзү күздә тотыла.

– Балачакта мин күп укы-дым, асылда сәяхәтләр турында – Жюль Вернның “Дети капитана Гранта”, Куперның “Зверобой” әсәрләрен, – дип сөйләде укучыларга мәртәбәле кунак. – Хәзер эшләргә дә, сәяхәт итәргә дә өлгерәм. Миңа заманча технологияләр ярдәм итә. Алар ярдәмендә кәсепкә Килиманджаро тавыннан да идарә итәргә була.

Венер Әлтаф улы 80нән артык илдә булган, шул исәптән Куба, Чили, Аргентина, Көньяк Африка Республикасында, Пасха утравында һәм Добрая Надежда борынында.

– Сәяхәтләр илһамлан-дыра, – ди ул. – Мин илнең күренекле урыннары белән хозурланып кына калмыйм. Һәр илдә кәсеп үсеше өчен файдалы тәҗрибә тупларга тырышам, чит ил компанияләре эшен үзебездә кулланам.

Туган республикабызга ихтирамым чиксез.

Башкортстан – сәяхәтчелек өчен уңышлы төбәк, бу тармакны үстерергә кирәк.

Өлкән сыйныф укучыларына киңәшем – безнең заманда ихтыяҗ зур булган һөнәрләргә игътибар итегез. Булачак һөнәреңнең яраткан шөгылең белән бәйле булуы мөһим.

Фикерләрнең чынга ашуына ышанам. Уңай фикер йөртсәң, куелган максатларыңа омтылсаң һәм моның өчен тырышлык салсаң, хыялларың һичшиксез тормышка ашачак.

Менә берничә ел инде туган мәктәбенә ярдәм күрсәтә ул. Былтыр сентябрьдә “Елның алдынгы сыйныфы” проектын тәкъдим итте. Уку елы дәвамында 5-9нчы сыйныф укучылары арасында күзәтү үткәрелде. Сыйныфлар төрле яктан билгеләнде: укудагы күрсәткечләре, олимпиадаларда, мәктәп үзидарәсендә, җәмәгать эшләрендә катнашуы, балаларның хезмәткә мөнәсәбәте. Нәтиҗәдә 8нче сыйныф җиңде. Венер Әлтаф улы аларга кубок тапшырды һәм Уфага сәяхәт белән бүләкләде.

Анастасия НИКОЛАЕВА, Зарина ШӘРИПОВА,
3нче мәктәпнең 9нчы сыйныф укучылары.


Читайте нас: