– Бу имтиханнарның максаты – мәктәпне тәмамлаучыларны БДИ барышы белән таныштыру, аны оештыру өлешен эшкәртү һәм техникасын сынап карау, – ди мәгариф идарәсенең баш белгече Гүзәл Гайсина. – Рус теленнән БДИ Туймазыда 2 һәм 4нче мәктәпләрдә үтәчәк. Моннан тыш, 2нче мәктәп үзендә инглиз телен тапшырырга теләүчеләрне кабул итәчәк.