Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 Май 2019, 11:38

Хәтерлим, горурланам

БР Дәүләт җыелышы – Корылтайда Бөек Ватан сугышы тарихы буенча республика мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

БР Дәүләт җыелышы – Корылтайда Бөек Ватан сугышы тарихы буенча республика мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

“Хәтерлим, горурланам” олимпиадасында республиканың 48 муниципалитетыннан кимендә йөз мең укучы катнашты. Аларның 40ы гына җиңү һәм бүләкле урыннар яулады. Шул исәптән – Туймазы 8нче мәктәбе укучысы Эмиль Сәлмәнов (остазы – тарих укытучысы Светлана Әхмәдуллина).

Аларга диплом һәм бүләкләрне Советлар Союзы һәм Русия Герое, хәрби очучы, Дәүләт думасы депутаты Николай Антошкин, РФ Кораллы көчләре Баш штабы Хәрби академиясе начальнигы Сергей Макаров, РФ Геройлары – хәрби очучылар Владимир Алимов, Рәфыйкъ Ихсанов, Риф Сәхабетдинов, Сергей Тулин тапшырды.

Укучылар өчен Парламент тарихы музеена һәм депутатларның утырышлары үткән залларга экскурсия оештырылды.
Читайте нас: