Рәфыйга Фазылҗан кызы 1941 елда Бакчасарай авылында (Илчембәт авыл советы) туган. Әнисенең: “Әтиең сугыштан кайтыр машинада...” – дип көйләве хәтерендә калган. Һәм ул кайткан. Тик үгез җигелгән арбада. Кызчык култык таяклы таныш булмаган кешегә куркып караган, хәтта сарай артына кереп качкан. Ике атнадан соң гына әтисе янына килгән ул һәм аның наз-лы кочагын тойган...
Сугыштан соңгы еллар хәтерендә уелып калган. Күрше авылга ялан тәпи йөгергән юл. Һәм тездән пычрак, көрт ерып, Япрык җиде еллык мәктәбенә илткән 4,5 километр ара.
– Бервакыт нефтьчеләр кибетендә сыйныфташ кыз белән икебезгә икешәр буханка икмәк бирделәр. Ничек шатланганыбызны күрсәгез! – дип хәтерли ул. – Оныкларыма сөйлим һәм күзләренә карыйм: икмәккә тилмерүнең нәрсә икәнен аңламый алар. Без кичергән бәхетне дә күз алдына китерә алмый.
Укытучылардан һәрвакыт уңа ул – Туймазы 1нче мәктәбендә дә, соңрак Бәләбәй педагогия училищесында да. Мәхәббәт һәм таләпчәнлек – менә аларга хас төп сыйфатлар.
– Без иртәгәсе көнгә өмет белән яшәдек. Авыр, әмма күңелле иде. 1961 елда комсомол юлламасы буенча Нуриман районына киттем. Аннары Зианчура районында эшләдем. Хәзер тормыш рәхәт, әмма кешеләрнең күзендә кызыксыну күрмим, – ди укытучы, боегып.
“Әле һаман эшлисезме?” – дип гаҗәпләнә танышлары. Әйе, 58 ел эшли инде ул мәктәптә. Һәм һәрвакыт аралашу даирәсен кешелекле итәргә тырыша.
– Белем балаларга кеше булып калырга ярдәм иткән очракта гына мөһим. Игелек-лелек шәхескә карата ихтирамлы мөнәсәбәт булганда гына кылына, – ди Рәфыйга Фазылҗан кызы. – Бөтенләй яраксыз кешеләр булмый. Укучыда күзгә күренмәгән сыйфатны табып алып, ул үзе дә гаҗәпләнерлек итеп күрсәтә белергә кирәк.
Элек без бар вакытны балалар белән үткәрә идек. Хәзер сыйныф җитәкчеләренә карыйм да, уйлап куям: исәпсез-хисапсыз язу эшләре кемгә кирәк? Укытучы кайчан бала янына утырып, сөйләшергә тиеш?
Аның йортында бер артык әйбер дә юк. Шагыйрә Новелла Матвеева язганча: “Әйберләр милек булмаган, алар причалдагы көймәләрдән дә җиңел булган йортларны яратам...”. Бердәнбер байлыгы – китаплары.
Рус теле дәресләренә әзерләнгәндә тикшерү өчен укучылар уйланырлык җөмләләр әзерли. Унынчы сыйныфта әдәбият буенча юнәлешле төркем булуына сөенә. Акыл хәзинәсе булган китаплар турында тирәнрәк фикер йөртү мөмкинлеге бирә бу. Һәм балаларны төпле, нигезле, эзмә-эзлекле сөйләргә өйрәтә. Андый сөйләм сирәк очрый бүген.
Педагог балаларны гына укытып калмый, үзе дә һәрвакыт укырга әзер. Сөйләшкәндә, елмаеп кына: “Кайбер мәсьәләләрдә балаларыбыз өлкәннәргә караганда тирәнрәк йөзә. Мин кысылмыйм. Тыңлыйм. Өйрәнәм...” – дип әйтеп куйды.
Коллектив өчен Рәфыйга Фазылҗан кызы – “иң гаҗәеп әни”. Аның белән аралашу шатлык. Укытучы белән китаплар, театрда узган премьера турында сөйләшергә була. Аның белән җиңел.