Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 апрель 2019, 12:19

БДИ һәм ТДИ тапшырырга әзер

Уку елы тәмамланырга бик аз вакыт калды

Уку елы тәмамланырга бик аз вакыт калды. 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары үткән дәресләрне кабатлый, алар белән бергә киләсе йомгаклау аттестациясенә тиешле хезмәтләр дә әзерләнә.


Күптән түгел район Хакимиятендә БДИ һәм ТДИны үткәрүгә әзерлек мәсьәләсе буенча муниципалитетның эшче төркеме утырышы үтте. Анда мәгариф идарәсе, шәһәр оешмалары вәкилләре, мәктәп директорлары катнашты.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Айгөл Әхмәтова имтихан тапшыру өчен техника чаралары һәм барлык кирәк-яракның әзерлеген билгеләде.

Имтихан вакытында полиция хезмәткәрләре террорга каршы хәвефсезлек һәм үткәрү режимы өчен җавап бирәчәк, элемтә үзәге хезмәткәрләре онлайн видеокүзәтүнең өзеклексез эшләвен тәэмин итәчәк. Барлык үзәкләрдә дә медицина хезмәткәрләре кизү торачак.
Читайте нас: