Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 апрель 2019, 12:04

Тел байлыгы бай итәр

Гөлмирә Җәмил кызын һич икеләнми хезмәттәшебез дип әйтергә була.

Гөлмирә Җәмил кызын һич икеләнми хезмәттәшебез дип әйтергә була. Утыз ел элек хезмәт юлын “Зианчура таңнары” гәзитендә башлый ул. Укытучы дипломы алгач, белгечлеге буенча эшләргә карар итә, әмма мәгълүмат чаралары белән элемтәне өзми.

Аның язмаларын «Туймазы хәбәрләре», «Етегән», «Йәшлек» гәзитләрендә очратырга мөмкин. Мәка-ләләрендә уку-укытуга кагылышлы мәсьәләләрне кузгата, мәктәптә эшләү дәверендә тупланган бай тәҗрибәсен уртаклаша.

Әйтергә кирәк, республикада мартта үткән «Ел укытучысы» бәйгесе аның тормышында өченчесе булган.

– Тәүге һөнәр бәйгесендә катнашырга 20 ел элек тәвәккәлләдем. Бик ошады! Алты ел үткәч янә бәйгедә катнашуга гариза бирдем. Биш елдан соң сизәм, нидер җитмәгән кебек... Дөрес, бәйгеләргә әзерлек байтак вакытны ала, аның каравы, хис-тойгыларга тиенәсең, чәм арта, яңа фикерләр туа, яңа очрашулар була. Быел Самар өлкәсендәге авылларның берсендә укыткан искиткеч бер укытучы белән таныштым, ул да бәйгече иде. Башкорт телен биш балага укыта ул, шуңа карамастан, үз фәненә мөкиббәнлеге һәм күңел көрлеге сокландырды. Башкорт теле һәм әбәдияты укытучыларының икебез дә делегат булып барачак беренче съездында (апрель уртасында Уфада үтте – ред.) очрашырга килештек. Аның өчен башкорт әдәбияты, дәреслекләр, журналлар алып бардым, чөнки чәмлелеге мине дә илһамландырды.

Гөлмирә Җәмил кызы эшендә заманча электрон чыганаклардан һәм халык авыз иҗатыннан файдалана.

– Әкиятләр, мәкальләр, табышмаклар, көләмәчләр, уеннар, җырлар – алар, тәмләткеч кебек, телгә үзенчәлек бирә. Шунсыз башкорт телен өйрәнү төче, күңелсез булыр иде.

Жюри Туймазы педагогының балаларны халык авыз иҗаты ярдәмендә мавыктыра алу осталыгын югары бәяләде һәм “Рухи гореф-гадәтләрне саклаучы укытучы” бүлегендә җиңүче дип таныды. Моннан тыш, Бикбулатова “Башкортстан” гәзитенең Рәхмәт хатына да лаек булды.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.


Читайте нас: