Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 апрель 2019, 11:58

Тәмле итеп пешерергә һәм вакытында ашарга

“Общепит” җәмгыяте пешекчеләре балалар өчен ризыкны табигый азык-төлектән әзерли


Күптән түгел бер җыентыкта күңелсез вакыйга турында укыдым. Балалар өчен табигать кочагында хәйрия чарасы үткәрергә карар иткәннәр. Тазә сөт, эремчек, каймак китергәннәр. Бер “киң күңеллесе” исә бала-чаганы чипсы, кока-кола белән сөендермәкче булган. Нәтиҗәдә... Алар тәмлерәк һәм файдалырак табигый ризыктан баш тарткан. Эремчеккә әйләнеп тә карамаганнар, аның каравы, зарарлы ризыктан тиз арада җилләр искән.

“Общепит” җәмгыяте – Туймазыда 20 ел дәвамында мәктәпләрдә тукландыруны оештыру белән шөгыльләнүче төп предприятие. Аның карамагында – шәһәр һәм авыллардагы 20 мәктәп, күптән түгел 14 балалар бакчасы да кушылды.

– Җәмгыятебезне үсеп килүче буынның сәламәтлеге җитди борчый. Мәктәпләр һәм балалар бакчаларында табигый ризык белән тукландыруны оештыру зарур, – ди предприятие директорының мәктәп тукландыруы буенча урынбасары Раиса Босова. – Кызганычка, матур каплардагы ризыкларны рекламалау яшьләрнең сәламәт ризык сайлый белмәвенә һәм дөрес тукланмавына китерде. Балалар файдалы ашлар һәм яшелчә ризыкларына түгел, чипсы, сохари, тиз әзерләнүче ашлар һәм газлы татлы суларга өстенлек бирә.

Бүген челтәрләрдә мәктәпләр һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тукландыруны оештыруга карата канәгатьсезлек белдергән ата-аналар фикерләре еш күзгә чалына. Бу фикерләр гадәттә аларның шәхси күзәтүләре яисә балык я кәбестә яратмаган баланың дәгъвасы нигезендә барлыкка килә.

Шул уңайдан “Общепит” җәмгыяте гыйнвардан башлап мәктәп ашханәләрендә ата-аналар өчен дегустация үткәрә. Алар балалар өчен әзерләнгән ризыкны тәмләп карый, тәмен һәм сыйфатын бәяли ала. Әйткәндәй, байтак әти-әниләр ризык сыйфатыннан канәгать. Тук-ландыруга кагылышлы сораулар барлыкка килсә, мәктәп яисә балалар бакчасы җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, тукландыру бүлегендә пешекчеләрнең ризык әзер-ләвен карарга мөмкин. Әмма бу хакта алдан хәбәр итү зарур, әлбәттә.

“Общепит” җәмгыятендә квалификацияле һәм белемле кимендә 150 хезмәткәр эшли. Технология карталарында (пешекчеләр аңа ярашлы эшли) азык-төлек турында тулы мәгълүмат бар: аксым, майлар, углевод, витаминнар, ризык күләме һәм аны әзерләү технологиясе. Мәктәп ашханәләрендә тукланучы балаларның рационы тоташ алганда төп азык матдәләре һәм энергиягә тәүлеклек ихтыяҗны канәгатьләндерә. Шуңардан чыгып, барлык ризыкның туклыклылыгын исәпкә алып, ике атнага меню төзелә.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: