Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 апрель 2019, 12:10

Ковбой Чарли турында

4нче сыйныф укучысы фәһемле китап язган һәм аңа сурәтләр ясаган


Авторга 11 яшь, ул 1нче интернат-мәктәптә укый. Буш вакытында әти-әнисенә ярдәм итә, балыклар ашата, шахмат уйный һәм агачка яндырып сурәт төшерә. Бу гына да түгел әле! Күптән түгел бер сере ачылды аның: малай маҗаралы китап язган һәм аңа үзе үк сурәтләр ясаган.

Баш сүздә болай дип язылган: “Кадерле укучым, минем китабымны укуыңа бик шатмын! Үзем белән таныштырырга онытып торам икән ләбаса. Мин Артур Такаев булам. Әсәрем би-ик кызыклы хәлгә тарыган бер ковбой турында: ул көрәшкән, бер гүзәл кыз белән танышкан, җитез аргамакны иярләгән...”.

— Эчтәлеген уйларга кирәк иде. Мин яраткан “Дүртенче биеклек” китабындагы кебек кызыклы итеп, – ди Артур. – Һәм ул минем төшемә керде. Аны караламага язасы гына калды.

Дүрт көн яздым, аннары тышлыгын һәм сурәтләрен ясадым. Әти-әниемә китап ошады. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Мөнир кызы Габделхакова да мактады. Әмма чын әдәби тәнкыйтьче буларак, җитешсезлекләрне дә атады – география хаталары бар. Кайбер сүзләрдә хәрефләр бер-берсенә кушылган. Әмма моны төзәтергә була.

— Чарли сиңа охшаганмы?

— Бераз. Ул беркемгә дә явызлык эшләми һәм бәлагә тарыганнарга ярдәм кулы суза. Ковбой Чарлиның маҗаралары күп. Ул индеецлар юлбашчысы Фрэнки белән очраша. Фрэнки аңа пистолет бүләк итә. Кемне дә булса дошманнардан сакларга туры килергә мөмкин ич.

Сәламәт тормыш рәвеше алып барган, тәмәке тарт-маган, мохтаҗларга ярдәм иткән, гаиләсенә тугрылык саклаган Чарлины патша кызы Эндора да ошата. Ул аңа кызыл зөбәрҗәт бүләк итә. Аның ярәмендә хәтта кешене терелтергә һәм телепортацияләнергә (кем белми, әти-әниегездән сорагыз!) була.

— Кинәт пәйда булган француз ковбое Шарль тәртипле кешеме?

— Бик түгел. Ул Чарлины сата. Чарли исә минем кебек барысына да ышана.

Китап яхшы тәмамлана: “Ул туган өенә кайта. Газиз йорт! Хатыны йөгереп килеп, үкси-үкси аны кочаклый ”. Һәм бераз әрли дә әле. Чөнки Чарли кинәт кенә юкка чыга һәм өйдәгеләр аның өчен борчыла.

— Ничек уйлыйсың, китабың балаларны нәрсәгә өйрәтә ала?

— Бернәрсәдән дә курыкмаска һәм алга барырга.

Артур язучы булырга һәм төрле илләр буйлап сәяхәт итәргә хыяллана. Моның өчен тырышып чит телләр өйрәнә. Мәсәлән, япон телен.

— Япониядә эшсөяр халык яши, – ди Артур. – Мин дә әти-әниемә ярдәм итәргә тырышам – энемне карашам, көйдермичә төрле ризык кыздырырга, боткалар пешерергә өйрәндем. Шалаш төзи алам. Әмма үсеп утырган агачларны сындырмыйм. Табигатьне сакларга кирәк. Шуңа күрә корыган агачтан ботагын сак кына кисеп алам.

Венера АШИРОВА.


Читайте нас: