Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 апрель 2019, 11:57

Исәп-хисап каравылы

Өлкән сыйныф укучылары һөнәр сайлый

Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында һөнәр сайлау – көнүзәк мәсьәлә. Үсмерләргә булачак һөнәрләрен билгеләргә ярдәм итү максатында мәгариф идарәсе төрле чаралар үткәрә.

Мәсәлән, язгы каникулда өлкән сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары өчен Туймазы колледжларында Ачык ишекләр көннәре оештырылды. Шулай ук сәнәгать предприятиеләренә барып, эш үзенчәлеге белән танышты, бүгенге көндә таләп ителгән эшче һөнәрләр турында белеште укучылар. Мәсәлән, Собханкул мәктәбе укучылары “Злак” җәмгыятендә булды. Экскурсия барышында балалар ипи һәм камыр ризыклары пешерү, шулай ук газлы эчемлекләр, куас ясау технологиясе белән танышты. Эш арасында предприятиедә пешерелгән тәмле кабартмалардан авыз итте алар.

Моннан тыш, һөнәр юнәлеше бирү кысаларында районда агитбригадаларның “Мин шәһәремә кирәк” бәйгесе үтте. Анда 18 мәктәп командасы катнашты. Чыгышлар чагу һәм чәмле булды. Мәсәлән, Кандракүл авылы мәктәбе укучылары умартачы һөнәрендә тукталган. Моңа һич аптырарлык түгел, чөнки авылда күпләр умарта асрый. Умартачылык турында алар ишетеп кенә белми. Укучылар шулай ук почта таратучы, хисапчы, шофёр, төзүче, буяучы, урман каравылчысы, электр монтёры һөнәрләре белән таныштырды.

Авыл мәктәпләре арасында Собханкул командасы, шәһәр мәктәпләре арасында Туймазы 7нче мәктәбе укучылары җиңү яулады.
Читайте нас: