Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 апрель 2019, 19:58

“Яшәгән ди бер гаилә...”

Педагоглар династиясенең гомуми стажы – кимендә 500 ел

“Яшәгән ди бер гаилә...”
Педагоглар династиясенең гомуми стажы – кимендә 500 ел
БР Гаилә, хезмәт һәм халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү министрлыгында Башкортстанның 100 еллыгына багышланган республика “Хезмәт елъязмасы” бәйгесенә йомгак ясалды. Анда медицина, мәгариф, янгын каравылы, сәнәгать, җәмәгать ярдәме тармакларын тәкъдим итүче 36 дәгъвачы катнашты. Икенче урын Кандрадан педагог Җиһаншиннар династиясенә бирелде.


Укытучылар династия-сендә беренче укытучы һәм аңа нигез салучы – Сания Мөдәрисова. Ул 1937 елда Туймазы районы Булат авылында туа. Җиденче сыйныфтан соң Бәләбәй педагогия училищесына укырга керә.
– Уку авыр, әмма кызык иде, – ди ул. – Тулай торакта бер бүлмәдә 27шәр кыз яшәдек, мич ягып, чиратлап ашарга әзерләдек.
Шунысы кызык, башта ул башлангыч сыйныфлар укытучысына укый, аннары рус теле факультетына керә. “Ни өчен?” – дигән сорауга:
– Училищеда Кухарева фамилияле яраткан укытучым бар иде. Рус теле һәм әдәбиятыннан укытты ул. Мин аны шулкадәр үз иттем, бар яклап аңа охшарга тырыштым.
Училищедан соң Мәтәүтамак башлангыч мәктәбенә эшкә килә. Аннары Ярмөхәмәт мәктәбендә рус һәм татар теле укытучысы, директорның укыту эшләре буенча урынбасары була. Соңрак Стәрлетамак педагогия институтын тәмамлый.
Аның һөнәргә мәхәббәте Ярмөхәмәт мәктәбендә һөнәргә өйрәтү мастеры булып эшләгән тормыш иптәше Гомәр Мөдәрисовка да күчә. Уллары Салават – техника фәннәре докторы, профессор, Башкортстан дәүләт аграр университетының авыл хуҗалыгы машиналары кафедрасы мөдире. 200 фәнни эш авторы ул.
Кызлары Тамара БДПИда “География һәм биология” белгечлеген үзләштергән, Япрык мәктәбендә эшләгән.
Төпчек кызлары Рима ике ел Кандра 4нче мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы була, 2000 елдан Кандра 5нче балалар бакчасында тәрбияче. Риманың тормыш иптәше Альберт Җиһаншин 30 еллык эш тәҗрибәсенә ия педагог. Ул авыл мәктәбендә сызым һәм сынлы сәнгать укыта, соңгы ун елда Ә.М. Мирзаһитов ис. Кандра 2нче мәктәбен җитәкли. 2016 елда мәгариф оешмасы “Русиянең алдынгы 100 мәктәбе” исәбенә кергән, аңа исә “Ел директоры-2016” мактау билгесе тапшырылган.
Туганы Сәвия дә юл яручы Сания Мөдәрисова эзеннән киткән. Ул 40 ел рус теле һәм әдәбияты укыткан.
Үзләреннән соң килгән буынга һөнәр сайлауда Гомәр Мөдәрисовның ике туган абыйсы – танылган язучы Наил Котдусов зур ярдәм күрсәткән. Ул бишенче сыйныфтан шигырьләр яза башлаган. Районның “Ленин юлы” гәзитендә, аннары рес-публика басмаларында аның мәктәп тормышы турындагы мәкаләләре дөнья күргән. Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында укыганда әдәби түгәрәк оештырган. 1962 елда Журналистлар союзына кабул ителгән, 30 елдан соң исә “Авыл бизәкләре” журналы баш редакторы итеп тәгаенләнгән.
Аның турыдан-туры катнашлыгында институтта язучылар һәм шагыйрьләр җыены үткән, анда шагыйрь Сергей Михалков килгән, Мостай Кәрим һәм Назар Нәҗми, Кадыйм Аралбаев һәм Айдар Хәлим чыгыш ясаган.
Династиянең барлык вәкилләре дә түгел әле бу. Тагын ун кеше педагог бурычын үтәгән, алар исәбендә – тәрбиячеләр, башлангыч сыйныфлар, инглиз, немец телләре, география, химия укытучылары. Һәркайсының стажы – 19-38 ел.
Үзенчәлекле гаилә турында бәян итү һәм бәйгедә катнашу нияте – Рима һәм Альберт Җиһаншиннарның тәкъдиме. Аларның хикәяте һәм архив фотолары жюрига көчле тәэсир итте. Нәтиҗәдә “Хезмәт елъязмасы” бәйгесендә Җиһаншиннарга икенче урын бирелде. Безнең фикер буенча, алар моңа лаек. Чөнки гаиләнең уртак стажы – 500 ел.
Күптән түгел төпчек кызлары Алсу, нәселләрендә математиклар юклыгына инанып, математика һәм физика укытучысы булырга карар иткән. Димәк, укытучылар нәселе дәвам итә.
Читайте нас: