Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 апрель 2019, 19:38

Белемеңне тикшер!

Туймазылыларны чарада катнашырга чакырабыз

Район халкының, “Күмәк диктант” чарасының рәсми сәхифәсендә теркәлмичә, берничә ел яшерен генә күмәк диктант язуы турында “Туймазы хәбәрләре” язып чыккан иде инде.

Анда катнашу өчен гариза тапшырылган, әмма мәгариф идарәсенең мәгълүмат-методика үзәге методисты Елена Тычининага чараны оештыру буенча Мәскәүдә укып кайтырга кирәк булачак. Шуннан соң гына район халкы “законлы нигездә” күмәк диктантта катнаша алачак.

Әмма яхшы хәбәр дә бар: “Туймазы хәбәрләре” гәзите һәм мәгариф идарәсе 13 апрельдә Туймазы 7нче мәктәбендә үтәчәк район чарасында катнашырга тәкъдим итә. Башлана 12.00 сәгатьтә.
Читайте нас: