Елена Валерьевна мәгариф системасында 16нчы ел эшли, шуның 12 елын – Собханкул авылы мәктәбендә. Өлкән сыйныфларда укыганда педагогика белән шөгыльләнәчәген күз алдына да китермәвен яшерми. Тормышын сәхнәгә багышларга, актриса булырга хыяллана. 40 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган әтисе бу карарына каршы: “Укытучы һөнәренә караганда да иҗадирак, игелеклерәк һәм күпкырлырак һөнәр табалуыңа икеләнәм. Классыңны күз алдыңа китер – бу тамашачы, иксез-чиксез белем дөньясына әйдәп, алар алдында тамаша куясың”, – ди.
Кыз әтисенең сүзләренә колак сала.
– Әти зирәк, гадел һәм намуслы кеше. Мин аңа бар яклап та рәхмәтле. Мәсәлән, аттестатымдагы бердәнбер – химиядән «дүртле» өчен. Бу фәннән әти керде безгә һәм миңа “блат” буенча дүртле куя иде. “Мәктәптә артык сүз йөрмәсен өчен”, – дип аңлатты ул моны. Үпкәли идем. Үсә-үсә исә аның башкача булдыра алмавына төшендем, – дип елмая педагог.
Елена Валерьевнаның иң курыкканы – укучыларының дәресләрендә боегып утыруы.
– Мин дәрескә ни өчен барам? Пушкин һәм Тургенев, Толстой һәм Достоевский, Чехов һәм Бунин ярдәмендә укучылар белән кешелек дөньясын электән борчыган сорауларга җавап табар өчен: кеше бу дөньяга нәрсә өчен ярала? Аның тормыш мәгънәсе нәрсәдә? Җирдә үзеңнән соң якты эз калсын өчен тормыш юлын ничек үтәргә? – ди Елена Валерьевна. – Әсәр каһарманнарының тормыш юлын күзаллау, анда тасвирланган вакыйгалар казанында кайнау – бу гаять мавыктыргыч!
Бүген, мәсәлән, Сергей Есенинны үткәндә мәхәббәт лирикасы турында сөйләштек. Шагыйрьнең никадәр мә-хәббәтле зат булуын белми торып, аны аңлап буламени? Аның тормыш юлында очраган хатын-кызларны, аларның нәрсә белән шөгыльләнүен, төс-кыяфәтен, шагыйрь тормышында нинди урын биләвен искә алдык... Укучылар бу эш белән чын-чынлап мавыкты.
Укытучы укучысы белән бер дулкында булырга тиеш. Заман белән бергә атларга. Аларның ничек яшәвен белергә, сулышын тоярга тиеш. Мин балалар укыган әдәбиятны укыйм: Бу Людмила Улицкая, Виктория Токарева, Александра Маринина, Татьяна Толстая әсәрләре... Замандаш язучылар ярдәмендә классикага күзәтү ясау, буыннар шөгылен чагыштыру, Пушкин каһарманын Маринина каһарманы урынына куеп карау мөмкинлеге бар. Фикер алышу өчен уртак темалар – укучылар белән мөгамәлә кору өчен гаять мөһим бу. Кыскасы, балаларга кызыклы булсын, файда китерсен өчен барысын да эшләргә тырышам. Балаларның күзендә фикер чагылу, иҗат итү, аралашу, җиңү сөенече – сыйныфка шуның өчен керергә кирәк. Шатланып укыган кеше генә яхшы белемгә тиенә дигән гыйбарә дә бар ич.
(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).