Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 апрель 2019, 12:07

Компьютерны исә миңа бүләк иттеләр!

Инвалид балаларга читтән торып белем бирү үзәген тәмамлаган Төхфәтуллин укуын һәм укытучыларны сагынып искә ала

Туймазыдагы 1нче интернат-мәктәп карамагында төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә гади мәктәптә белем алалмаган, республиканың төрле районнарында яшәгән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен читтән торып белем бирү үзәге эшли. Ул Уфаның 13нче интернат-мәктәбе филиалы буларак ачылып, хәзер Республиканың инвалид-балалар өчен читтән торып белем бирү үзәгенең бер бүлекчәсенә әверелде. Ачылган көннән башлап аңа Азат Рәсим улы Гафаров җитәкчелек итә.

Үзәк тормышымда зур урын биләде. Санкт-Петербургта умыртка баганасына операция ясаттым. Табиблар ярты ел ятып кына торырга кушты, утырырга ярамый иде. Өйгә кайткач, миңа үзәктә шөгыльләнергә тәкъдим иттеләр. Укытучылар белән таныштым (әйткәндәй, алар бүген дә шунда эшли). Минем өчен өйдә кирәкле җиһаз, шул исәптән компьютер урнаштырдылар. Дәресләр читтән торып укытылды. Мин өйдән укытучылар белән интернет аша элемтәгә кердем (рус теле һәм математика укытучылары гына өйгә килеп укытты). Аралашу җәһәтеннән кыенлык тумады: без бер-беребезне веб-камера аша күрдек һәм ишеттек. Хәтта рәсем һәм хезмәт дәресләре дә булды. Пыялага акварель белән сурәт ясарга, тозлы камырдан сыннар әвәләргә өйрәнүемне яхшы хәтерлим. Музыка дәресләрендә җырлап кына калмадык, классика музыкасы тыңладык, концертлар, мәсәлән, балет артистлары чыгышларын карадык.

Укытучылардан уңдым. Төрле фәннәрдән белем үзләштерү өстенә, алар белән рәхәтләнеп сөйләштем. География укытучысы Юлия Владимировна Чеглинцева, тарих укытучысы Евгений Николаевич Ромадов бик кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты. Башка укытучылар да түзем һәм игелекле иде. Барысының ярдәме белән биш ел элек БДИны уңышлы тапшырып, хыялымдагы Башкорт дәүләт университетының журналистика факультетына укырга кердем. Иң кызыгы, үзәкне тәмамлагач барлык җиһаз үземнең карамакта калды, аның белән әле дә эшлим.

Укытучыларның сәламәт-лек мөмкинлекләре чиклән-гән, аеруча республиканың ерак районнарында яшәгән, аз хәрәкәтләнгән, мәктәп коллективына ияләшү җәһәтеннән авырлык кичергән балаларга ярдәм итүе сөендерә. Аларның һәркайсы өчен шәхси программа төзелә.

Былтыр августта мине үзәкне тәмамлаучылар очрашуына чакырдылар. Беренче тапкыр укытучыларым белән якыннан танышу, рәхмәт әйтү мөмкинлеге туды. Башка чыгарылыш укучылары белән дә әңгәмәләштем. Аларның кайберләре укуын республиканың гына түгел, илебезнең дә уку йортларында дәвам итә.

Владислав Захаров Октябрьский нефть колледжының нефть һәм газ чыганакларын ачыклау һәм эшкәртү факультетына, Мария Саваткина Бәләбәй медицина колледжының шәфкать туташлары эше бүлегенә укырга кергән. Равил Зәйнетдинов – Уфа дәүләт радио-электр техникасы колледжында белем ала. Эдуард Хәйбрахманов – булачак юрист, Казан гуманитария технологияләре университетында укый.

Мәскәү дәүләт гуманитария-икътисад университетын ике кызыбыз сайлаган: Светлана Шәрәфетдинова икътисад факультетында “Менеджмент” белгечлеге, Регина Хәлиуллина “Бухгалтер исәбе һәм аудит” юнәлеше буенча укый. Стәрлетамак һөнәр-техника колледжын тәмамлагач, Михаил Баринов аяк киеме җыю белән шөгыльләнәчәк. Айгөл Нуретдинова – булачак пешекче, әлегә Собханкул агросәнәгать колледжында укый. Роза Шевченко шушы колледжның Ярмәкәйдәге филиалында пешекче-кондитер һөнәрен үзләштерә. Сергей Вәлиәхмәтов – санлы технологияләрне эшкәртү мастеры булачак, әле Октябрьский күптармаклы һөнәр колледжында белем ала.

Шулай итеп, егетләр-кызлар, сыйфатлы белем алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Өстәвенә, ул түләүсез.

Алмаз ТӨХФӘТУЛЛИН.


Читайте нас: