Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 март 2019, 12:01

Субханкул мәктәбе педагогы – республиканың "Рус теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы" бәйгесе җиңүчесе

Җомга, 22 мартта, Уфада XXIV төбәкара “Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы-2019” һәм республика “Башкортстанның ел укытучысы-2019” һөнәр осталыгы бәйгеләрен йомгаклау тантанасы үтте.

Җомга, 22 мартта, Уфада XXIV төбәкара “Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы-2019” һәм республика “Башкортстанның ел укытучысы-2019” һөнәр осталыгы бәйгеләрен йомгаклау тантанасы үтте.

“Башкортстан Респуб-ликасының рус теле һәм әдәбияты укытучысы-2019” бәйгесе җиңүчесе дип Собханкул мәктәбе укытучысы Елена Бакыева танылды. Соңгы 10 елда Туймазы педагогларының республика һөнәр осталыгы бәйгесендә өченче җиңүе бу.

6нчы мәктәпнең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлмирә Бикбулатова “Башкортостан” гәзитенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ул шулай ук “Рухи мирасны саклаучы укытучы” бүлегендә җиңде.

“Югары мәдәниятле аралашу” бүлегендә 1нче гимназиянең инглиз теле укытучысы Эмилия Угольникова җиңүче.

7нче мәктәпнең физика укытучысы Эльвира Хафизова “Педагогика өмете” бүлегендә җиңү яулады.
Читайте нас: