Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
7 март 2019, 13:37

Ком белән сурәт ясаучы рәссамнар

Шәһәрдә балалар өчен “Артист” ком анимациясе студиясе ачылды

Ком анимациясен Светлана Сәйфетдинова беренче тапкыр дүрт ел элек күрә: туганнарының туенда оста шундый үзенчәлекле ысул белән яшь парның мәхәббәт тарихын тасвирлый. Чын могҗиза була бу – экранда бармак хәрәкәте ярдәмендә күренешләр алышына. Светлана замана сәнгатенең бу төре белән шулкадәр мавыга ки, үзе дә аны үзләштерергә карар итә. Махсус курслар тәмамлый, аннары көтмәгәндә балаларны ком анимациясенә өйрәтергә ният итә. Педагогия белеме бик ярап куя.


Дәресләр ошый балаларга, чөнки бу чимал белән алар балачактан таныш: кем генә комнан хан сарайлары төземәгән дә, вак бәлеш “пешермәгән” һәм анда үз серләрен яшермәгән?

– Эшебездә чистартылган, иләнгән ком кулланабыз, ул юка гына катлам итеп пыялага сибелә, – ди Светлана Салават кызы. – Диапроектор ярдәмендә сурәтне экранга чыгарабыз. Ком сурәтләре барлыкка килү белән шундук югала – бер күренеш салмак кына икенчесенә үзгәрә. Сабый ком белән сурәт ясаганда ялгыш артык сызык ясар, сурәтне бозар дип куркасы юк, чөнки күренешне үзгәртү кыен түгел. Шуңа күрә кайчак нәтиҗәдә нәрсә килеп чыгасын да күзаллап булмый. Әйткәндәй, сурәт ясаганда бармаклар гына түгел, кул сырты да, учлар, йодрык та эшкә җәлеп ителә. Өстәвенә, ком начар энергиядән арындыру, тынычландыру сыйфатына ия. Шуңа күрә бездә хәтта чамадан тыш тиктормас балалар да басыла, ә йомыкайлар, киресенчә, ачылып китә, чәмләнә, аралаша башлый.

Шул сәбәпле “Артист” студиясендә гади кызлар һәм малайлар белән беррәттән “үзенчәлекле” балалар да шөгыльләнә. “Аутизм” диагнозлы балалар да бар. Беренче дәрестә тавыш-тынсыз гына комны сыпырып утырган булсалар, хәзер күркәм сюжетлы картиналар иҗат итә алар.

Студия тәрбия-ләнүчеләрен Бө-тенрусия ком анимациясе бәйгесендә катнашырга чакыргач, башта каушап калалар – тәҗрибәсезләр, ярты гына ел шөгыльләнәләр ич. Аннары уртак карарга киләләр: нишләп сынап карамаска әле? Нәрсәгә өйрәнүләрен күрсәтерләр, башкаларның осталыгын карарлар. Светлана Салават кызы белән бәйгегә 8 яшьлек Александр Селантьев, 12 яшьлек Алинә Йосыпова, 10 яшьлек Арина Грабарчук бара.

Балаларның “Тылсым” фестивале февраль ахырында Яр Чаллыда үткән. Анда Мәскәү, Самар, Екатеринбургтан килгән балалар катнашкан. Яшь рәссамнар үз сәләтен аерым чыгышларда, “ком” алышларында, очраклы темага импровизация вакытында күрсәткән. Өй эше сыйфатында Александр “пират” темасына тукталган, Алинә “Щелкунчик”ны сайлаган, Арина патша кызы һәм Бермөгез турында әкият иҗат иткән. Импровизация иң катлаулысы булып чыккан. Бер-ике минут эчендә (жюри шулкадәр вакыт биргән) балалар анык бер персонажны сурәтләргә тиеш булган. Өстәвенә, алар моны колакчыннарында яңгыраган музыка тәэсирендә башкарган. Нәрсә ишеткәннәр, шуны сурәтләгәннәр.

– Балалар бәйгедән канатланып кайтты. Алар фестиваль дипломнарына, бүләкләргә ия булды, осталык дәресләрендә суда буяу белән мультипликация төшерү (эбру) һәм чыгыш ясау осталыгына өйрәнде. Әмма иң мөһиме – аларда үз-үзләренә ышаныч һәм тагын да яхшырак иҗат итү теләге артты, – дип ассызык-лады педагог.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.



Читайте нас: