Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 февраль 2019, 13:11

Туган илне сакларга әзербез

Ватанны саклаучылар көне алдыннан районда ватанга тугрылык рухы белән сугарылган байтак чара – төбәк сугышлары ветераннары һәм яугирләре белән очрашулар, күргәзмәләр, иҗат бәйгеләре үтте.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан районда ватанга тугрылык рухы белән сугарылган байтак чара – төбәк сугышлары ветераннары һәм яугирләре белән очрашулар, күргәзмәләр, иҗат бәйгеләре үтте. Гадәттәгечә бу көннәрдә яшьләр спортның хәрби-гамәли төрләрендә көч сынашты.

14 шәһәр һәм авыл мәктәбе укучылары шәһәр паркы биләмәсендә һәм Балалар (үсмерләр) иҗат йортында үткән “Аҗаган” хәрби-спорт уенында катнашты. Алар аркылы борыста, кулда күтәрелде, автоматны сүтеп җыйды, каршылыклар полосасын үтте, винтовкадан атты, граната ыргытты, юнәлеш сайлау спортында көч сынашты, кышкы кросста катнашты, тарихи викторина сорауларына җавап бирде. Димәк, алар булачак Ватан сакчыларын әзерләү нигезен тәшкил иткән күнегүләрне үтәде.

“Аҗаган”да шәһәр мәк-тәпләре арасында беренче урында – Туймазының 6нчы, икенче – 8нче, өченче урында – 4нче мәктәбе.

Авыл мәктәпләре арасында Серафимовка 3нче мәктәбе җиңде, икенче – Собханкул, өченче урында – Нөркәй һәм Иске Туймазы мәктәпләре.

Шул ук вакытта чаңгы базасы биләмәсендә махсус урта уку йортлары студентлары, Серафимовка махсус мәктәбе һәм Октябрьский шәһәре 118нче махсус тәгаенләнеш аерым укыту үзәге тәрбияләнүчеләре катнашлыгында “Ватанны сакларга әзер бул!” хәрби-ватанга тугрылык фестивале үтте. Ату, автоматны сүтеп җыю, граната ыргыту, каршылыклар полосасын үтүдән тыш, алар 16 килограммлы гер чөйде, каза күрүчене вакыйга урыныннан алып чыкты, аркан тартышты, җырлап, сафта йөрде.

Ярышлар тәмамлангач, барлык катнашучылар да учакта үзләре әзерләгән солдат боткасыннан авыз итте.

Фестиваль йомгаклары буенча Серафимовка махсус мәктәбе тәрбияләнүчеләре алдынгы дип танылды, икенче урында – педагогия колледжы, өченче урында – индустрия колледжы.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: