Кайберәүләр юнәлешле лагерьларны сайлаган. Алексеевка авылындагы “Яшьлек” лагеренда 90 бала ГТО таләпләре тапшырырга әзерләнә, “Рубин-Тур” ял йортында 100 өлкән сыйныф укучысы биология буенча өстәмә белем ала, “Кандракүл” лагеренда 70 бала өчен медиаканикул оештырылган, “Утраучык” балалар сәяхәте үзәгендә 30 укучы каршылыкларны җиңәргә өйрәнә.