Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 февраль 2019, 12:29

Бөек эшләр кечкенә ярдәмнән башлана

Туймазы 6нчы мәктәбендә “Игелекле йөрәк” отряды эшли

Яхшы гамәлләр кылу, тирә-яктагы кешеләргә ярдәм итү өчен күп акча һәм вакыт кирәкми. Бары тик теләк һәм игелекле йөрәк булу да җитә. 6нчы мәктәп укучылары “Игелекле йөрәк” исемле бер отрядка берләшеп, моны ачык раслады.

Аның исәбендә төрле сыйныф укучылары: дүртенчедән алып тугызынчы сыйныфка кадәр. 7нче сыйныф укучылары Алинә Шәрипова, Альбина Сәрвәретдинова, Диана Иванова, Арина Токмачёва, Ульяна Гладкова отрядның нигезен тәшкил итә. Кураторлары, укытучылары Анастасия Нөркәева җитәкчелегендә төрле чаралар, проектлар планлаштыра, шуларга яшьтәшләрен җәлеп итә алар.

Былтыр муниципалитет-район Хакимияте “Игелекле йөрәк” ирекле ярдәмчеләр отрядына “Киләчәккә ышанганнар” бүлегендә кубок һәм диплом тапшырды. Лаек бүләк бу. Балалар “Ковчег” гаилә, әниләр һәм балаларны яклау үзәге белән хезмәттәшлек итә. Ноябрь һәм декабрьдә хәйрия чарасы оештырып, кием-салым, уенчыклар, көнкүреш химиясе, уку кирәк-ярагы җыйган һәм үзәккә илтеп тапшырган. Малайлар һәм кызлар үз мәктәпләрендә гаиләләре тормышта авыр хәлдә калган укучыларга 1 сентябрьгә әзерләнергә булышкан.

“Игелекле йөрәк” отряды тернәкләндерү үзәгенең яшь дәваланучыларына да яхшы таныш. Ирекле ярдәмчеләр алар өчен бүләкләр әзерли һәм “Игелекле концерт” дип аталган чара үткәрә.

Балаларны беренче сыйныф укучылары да түземсезләнеп көтә. Бергәләп, төрле эшләнмәләр ясый, сыйныф сәгатьләрендә әңгәмәләр үткәрә, бәйгеләр оештыра, бәйрәмнәргә әзерләнә алар.

Макулатура, кулланылган батареялар җыеп тапшырганда, өмәләр үткәргәндә һәм һәйкәлләрне чистартканда, мәктәп музеен ачканда “Игелекле йөрәк” отряды әгъзаларын очратырга мөмкин. Алар һәрвакыт алгы сызыкта һәм ярдәмгә әзер.

Әйткәндәй, иртәгә Көтмәгәндә игелек кылу көне. Бу «Игелекле йөрәк» отряды әгъзаларының бәйрәме.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.


Читайте нас: