– Җыенда мөһим мәсьәләләр тикшерелде. Мәсәлән, мәктәптә физик һәм психология хәвефсезлеге. Балаларны мәктәп автобусларында ташу сыйфатына игътибарны көчәйтү, рухи мохит мәсьәләләре дә бу. Мәктәпнең баланы олы тормышка аяк басарга әзерләү, аның сәламәтлеген саклау ише төп бурычын үтәргә ярдәм итәчәк болар. Җыен мине дә, башкаларны да эшкә, иҗади эзләнүләргә илһамландырды.