Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 февраль 2019, 12:30

Тикшерелгән мәсьәләләрнең даирәсе таң калдырды

Туймазы 7нче мәктәбе директоры Андрей Михеев җыенда катнашучылар белән аралашуның гаять мавыктыргыч булуы турында бәян итте

Туймазы 7нче мәктәбе директоры Андрей Михеев җыенда катнашучылар белән аралашуның гаять мавыктыргыч булуы турында бәян итте


– Мәктәптә 12нче ел эшлим. Шушы дәвердә мәгариф оешмалары директорларын беренче тапкыр республика җыенына җыйдылар. Республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбиров безнең белән аралашырга теләк белдерде, борчыган мәсьәләләрне яшермәскә, аларны бергәләп тикшерергә һәм уртак тырышлык белән хәл итәргә тәкъдим итте.

Мәсәлән, ун әңгәмә мәйданчыгының берсендә Чишмә гимназиясе директоры байтак юнәлешле мәсьәләләр хәл итәргә туры килүен әйтте. Мәктәп автобусларын хезмәтләндерү мәсьәләсен хәл итү авыр аның өчен. Шунда ук бу хәлдән чыгу юлы табылды: транспортны нәкъ шушы оешма хезмәтләндерсен өчен, автобусларны “Башавтотранс”ка тапшырачаклар.

Җыенда кузгатылган мәсьәлә һәм мәшәкатьләрнең даирәсе таң калдырды: бу хәвефсезлек тәэмин итү, мәктәптә туклану нечкәлекләре, санлы мәгариф мохите кертү, мәгариф оешмалары дәрәҗәсен билгеләү һәм башкалар.

Мин форсайт-сессия эшендә катнаштым, аның барышында уку йорты җитәкчеләре мәктәпләрнең дәрәҗәсен билгеләү кагыйдәсен өйрәнде. Аны киләсе елдан тормышка ашыру күздә тотыла. Максаты – ун алдынгы шәһәр һәм ун алдынгы авыл мәктәбен билгеләү, аларның тәҗрибәсен берләштерү һәм уртаклашу.

Мәктәп җитәкчеләре өч төркемгә бүленде һәм тәкъдим ителгән 12 төп таләпне тикшерде. Миңа спикер булырга туры килде – сораулар бирдем һәм тәкъдимнәрне яза бардым (алдан өч атна дәвамында Михеевка 16 төбәкнең мәктәп тәҗрибәсен өйрәнергә туры килә – ред. иск.).

Аннары йомгаклау чыгышы әзерләдем һәм аны республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбировка һәм җыенда катнашучыларга тапшырдым. Педагоглар берлегенең кагыйдәне раславын, аның кабул ителүен, әмма киләчәктә аларны эшләп бетерү зарурлыгын әйттем. Әле БР Мәгариф министрлыгына җибәрү өчен йомгаклау тәкъдиме әзерләнә.

Радий Фәрит улы рейтинг үткәрүне бюрократлыкка кайтарып калдырмаска өндәде. Директор кәгазь тутыру һәм документлар күчерү белән шөгыльләнергә тиеш түгел, чөнки мәгълүматларны мәгълүмат системаларыннан алырга була.

Без үзебезне яхшы үзгәрешләр көтүен аңладык. Буш вәгъдәләр булмады. Тиешлесен генә сөйләделәр. Мәсәлән, атнага биш көн уку турында. Санкт-Петербург һәм Мәскәүдә күптән шундый график буенча эшлиләр инде. Һәм бу мәгариф сыйфатына тәэсир итмәгән. Укытучылар турында да уйларга кирәк. Алар атнасына алты көн эшли, якшәмбе көнне исә дәресләргә әзерләнә. Бу күп вакыт таләп итүче җитди эш.
Читайте нас: