Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 февраль 2019, 12:38

Сабинаның хыял дөньясы

Сабина Хәбибрахманова Туймазы 4нче мәктәбенең өченче сыйныфында укый. Кыз бала гаҗәеп сәләткә ия: башка кешеләр исәпкә алмаган вак-төяккә игътибарлы ул.

Сабина Хәбибрахманова Туймазы 4нче мәктәбенең өченче сыйныфында укый. Кыз бала гаҗәеп сәләткә ия: башка кешеләр исәпкә алмаган вак-төяккә игътибарлы ул.
Каһарманнары арасында – зур күзле ябалак, ап-ак таҗлы бәбүнә, караңгы төн... Бервакыт китапта “Кышкы пейзаж” рәсемен күреп кала. Озак соклана. Тәрәзәдән тышка күз салса, анда – күңелсез, шыксыз. Мамыктай кар ява башлавын тели ул. Тик кар урынына шигырь юллары агыла: “Сурәт эченә чумасым килә”. Нәкъ шул пима табаны астында кар шыгырдаган кышка. Эх, шунда яшисе иде! Гаиләсе – әти-әнисе, әби-бабасы нишләр соң? Ул аларны ярата, беркайчан да онытмый. Иртән кояш чыкканын күрә дә дәфтәренә теркәп куя:

“Иртән-иртүк мин

уянам,

Ни кызганыч, йоклый әлегә

гаиләм”.

Яисә әбисе һәм әнисе белән кайнатмалап, сохарилап чәй эчәргә яратуы турында яза.

“Уйлап кара!” хикәясендә фикер сөреше кызык: “Бәхет акчада, асыл ташларда, телефон һәм планшетта түгел. Дөньяда иң зур байлык – гаилә. Аннан да яхшырак нәрсә юк”.

9 Майда якыннары белән бергәләп халык агымында баруын хәтерли Сабина. Кешеләрнең һәркайсы сугышта һәлак булган туганының фотосын тоткан. Шундый шигырь юллары туа:

“Үлемсез полк сафларында атлыйм,

Гүя дәү әтием учларының җылысын тоям”.

Дәү әтисе янында юк, әмма кыз бала өчен ул һаман исән.

Дәфтәренә төрле уйлар яза, әкиятләр уйлап таба. Барысы да шома бармый, әлбәттә. Хәрефләр дә йөгерешә, хаталар да очрый. Әби белән бабасы тырышырга кирәк, шул вакыт чын шигырьләр туачак ди. Нинди соң ул – чын шигырь? Аны укысаң, җылы һәм күңелле. Сабина язган юлларны укыгандагы кебек.

“Карурманда кемнәр бар?

Җәнлекме, канатлы дусмы?

Тынлыкка төренгән каеннар,

Җил исми. Йокыга талганмы?

Гөмбә җыям.

Үлән кыштырдый.

Беләм мин кем анда поскан.

Гүзәллек. Яфрак шыбырдый.

Тамчылап яңгыряуган чак”.


Читайте нас: