Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 гыйнвар 2019, 11:49

Җиңүчеләр

Муниципалитет-районның алдынгы педагоглары ачыкланды

Муниципалитет-районның алдынгы педагоглары ачыкланды


“Мәктәптә кайнашалар, гөрләшәләр, бөтереләләр. Янып торган күзләр, шатлыклы елмаю, җитди кыяфәт... Шуларның барысын да мин тәэмин итәргә тиеш!” – дип язды үзенең парчасында рус теле укытучысы Елена Бакыева. Яшь буынны фәкать иксез-чиксез мәхәббәт белән укытып һәм тәрбияләп булуын раслый ул.


Педагогия эзләнүләре һәм җиңүләре марафоны узган җомгада төгәлләнде. 22 мәктәп укытучысы һәм 31 балалар бакчасы тәрбиячесе белән бергә беренче тапкыр анда 6 өстәмә белем бирү педагогы да катнашты. Узган атнада алар югары киеренкелек шартларында яшәде – ачык дәресләр, осталык дәресләре үткәрде, парча язды, методика эшләнмәләрен уртаклашты...

– Районыбызда мәгариф – өстенлекле тармакларның берсе, – диде бәйгечеләрне сәламләп, район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов. – Былтыр мәгариф оешмаларын үстерүгә 1 миллиард 789 мең сум юнәлтелде, муниципалитет бюджетының кимендә яртысын тәшкил итә бу.

Республика җитәкчеләре ярдәмендә без 5нче мәктәпне үзгәртеп коруны башлый, Түбән Троицкий мәктәбен җентекле ремонтлауның беренче өлешен төгәлли, Серафимовка 1нче мәктәбендә ремонт башлый алдык.

Заманча мәктәпкә чорыбыз таләпләрен тоемлаучы һәм мәгарифне яңа баскычка күтәрә алучы укытучылар кирәк. Андый педагогларга бар яклап ярдәм күрсәтәбез. Мәсәлән, былтыргы уку елы йомгаклары буенча укыту, иҗат эшчәнлегендә югары уңышларга ирешкән 23 педагог муниципалитет бюджетыннан премия алды, диде Айдар Рифгать улы.

Бәйге чаралары йомгаклары буенча өстәмә белем бирү педагоглары арасында беренче урынга Юрий Бирюзов лаек булды. Кандрада аны энциклопедия белеменә ия, туган як тарихы, эзтабарлык эшчәнлеге үзенчәлекләре турында монографияләр авторы буларак беләләр һәм ихтирам итәләр (аның эше турында 2нче биттә укыгыз).

Муниципалитетның алдынгы тәрбиячесе дип 24нче балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Исмәгыйлева танылды. Аның хезмәт стажы – 25 ел.

Укытучылар арасында гадәттә дүрт бүләкләнүче билгеләнә. “Ел укытучысы-2019” бәйгесендә 1нче гимназиянең инглиз һәм немец телләре укытучысы Эмилия Угольникова җиңү яулады. Жюри аның үзенчәлекле дәрес алымнарын билгеләде. Инглиз теле буенча ачык дәрестә ул теле-батл оештырды, укучылар анда интернетның уңай һәм тискәре якларын тикшерде.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).
Читайте нас: