Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 гыйнвар 2019, 16:26

Игелекле эшләр көндәлеге – икебезгә берәү

Туймазы балалары Кыш бабайга юллаган хатларында яхшы гамәлләре турында бәян иткән

Туймазы балалары Кыш бабайга юллаган хатларында яхшы гамәлләре турында бәян иткән

16 ел рәттән Уфа шәһәре җәмәгать фонды “Кыш бабайның яшерен хезмәте” белән берлектә “Кыш бабайга хат” проектын тормышка ашыра. Анда 3-15 яшьлек балалар катнаша. Моның өчен ел дәвамында игелекле эшләр кылырга: әти-әниләргә, дусларга, тирә-яктагы кешеләргә ярдәм итәргә, “Игелекле эшләр” көндәлеге алып барырга, Кыш бабайның махсус биремнәрен үтәргә кирәк. Яңа ел якынлашканда исә эчкерсез гамәлләрнең барысын да атап, хат юлларга.


Проектта җиңүчеләр Уфа шәһәренә зур бәйрәмгә җыела. Быел анда республикадан 1500 бала катнашты, шуларның 90ы – Туймазы шәһәре, Кандра, Төмәнәк, Серафимовка, Татар-Олкан, Дуслык, Райман, Собханкул, Исмаил, Воздвиженка һәм башка авылларыбыз балалары.

Балалар гүя әкияткә эләгә. Аларга татлы бүләкләр, Уфа кинотеатрларына, музейларга чакырулар, Рәхмәт хатлары тапшыралар. Алар белән бәйгеләр, осталык дәресләре үткәрелә. Соңыннан балалар «12 ай» әкияте буенча Яңа ел тамашасы карый.

Туймазы 1нче мәктәбенең беренче сыйныф укучысы Софья Шиманова бу чарада өченче ел рәттән катнаша. 2018 елда ул хуҗасыз хайваннар өчен торак төзергә хыяллануы турында язган, әлегә ул урамдагы маэмай һәм мәчеләрне әти-әнисе биргән акчага ашата.

Туймазыдагы башка балалар да кулларыннан килгәнчә мохтаҗларга булыша. Туймазы 4нче мәктәбе укучысы Диана Әхмәтова, әнисе белән бергәләп, Мичурин балалар йорты (Шаран районы) тәрбияләнүчеләре өчен уенчыклар һәм мәктәп кирәк-ярагы җыйган.

Апалы-сеңлеле Дарина һәм Алинә Халиковалар (Субханкул авылы) игелекле эшләрен тасвирлаган видеоязма тәкъдим иткән. Кыш бабайга бик охшаган ул.

Райман мәктәбендә укыган бертуган Сабир һәм Таһир Бәдретдиновлар чарада дүртенче ел катнаша инде. Быел алар “Игелекле эшләр” көндәлеген бергәләп тутырган. Мәктәптә дә, бассейнда да, “Хыял дөньясы” нәфис сүз түгәрәгендә дә шөгыльләнергә өлгерә алар. Хәзер урамны яшелләндерү белән шөгыльләнә малайлар. Әтиләре белән бергәләп миләш, имән агачлары утыртканнар. Аш-суга да оста алар, мәсәлән, куертылган сөт белән тәбикмәк пешерәләр. Җимеш агачлары кәүсәләрен акшарлыйлар, бәрәңге утыртканда һәм җыеп алганда ярдәм итәләр.

Рушания ШИМАНОВА.


Проект турында җентеклерәк – htts://vk.com/dedmorozufa.
Читайте нас: