Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 гыйнвар 2019, 11:27

Булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналары игътибарына!

Баланы мәктәпкә бирү турындагы гаризаны электрон төрдә тапшырырга мөмкин

Баланы мәктәпкә бирү турындагы гаризаны электрон төрдә тапшырырга мөмкин


2019 елның 1 февраленнән 30 июньгә кадәр беренче сыйныфка мәктәп төбәгендә яшәгән балалар кабул ителә. 2019 елның

1 июленнән 5 сентябрьгә кадәр уку оешмасына беркетелмәгән биләмәдә яшәүче балаларның документлары кабул ителә.

Тиешле гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы* аша тапшырырга мөмкин. Моңа ата-аналар яисә законлы вәкилләр хокуклы. Әмма бала Туймазы районы биләмәсендә даими яисә вакытлыча теркәлгән булырга тиеш.

Электрон гариза тутырганнан соң программа автомат рәвештә көнен һәм вакытны терки – бу мәгълүмат беренче сыйныфка алу турында карар кабул иткәндә исәпкә алына.

Ата-аналар электрон гариза биргән көннән соң өч эш көне дәвамында мәктәпкә документларның төп нөсхәсен тапшырырга тиеш. Югыйсә, электрон гариза каралмаячак.

Баланы беренче сыйныфка кабул итү турындагы карар документларның төп нөсхәсен тапшырганнан соң җиде эш көне дәвамында кабул ителә.


Читайте нас: