Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 гыйнвар 2019, 11:17

Сезне шугалакта көтәбез!

Боз кырларында яшьләр дә, пенсия яшендәге чаялар да җитәрлек

Боз кырларында яшьләр дә, пенсия яшендәге чаялар да җитәрлек


Гыйнвар уртасы. Быел чын кыш килде – карлы, тылсымлы. Үзәк мәдәният һәм ял паркы шугалагы яныннан үткәндә һәрчак андагы яшьләрнең, бала-чаганың, пенсионерларның күплегенә таң калам.

Район Хакимиятенең спорт бүлеге начальнигы Вячеслав Чернов сүзләренә караганда, район һәм шәһәрдә бүген 19 шугалак исәпләнә. Кызыксынасы иттек, парктагы кебек, халык бар җирдә дә күп микән? Һәм бар җирдә дә вакытны күңелле һәм файдалы үткәрү өчен шартлар булдырылганмы? Без берничә ял урынында булдык.


Туймазы

1нче мәктәбе

Бу мәктәпнең хоккей тартмасының мәйданы – 1800 кв. метр. Кар белән физкультура укытучысы Павел Щукин һәм аның яшь ярдәмчеләре көрәшә. Кырның яртысы кардан арчылган инде. Мәктәп директоры Игорь Боронников шимбәгә, димәк, бүгенгә боз ялтырап торачак дип ышандырды.


Иске Туймазы авылы

Хоккей тартмасы мәктәп янында урнашкан. Өлкән сыйныф укучылары бозны кардан арчыганчы, уку йорты директоры Роберт Хәйдәров шугалакта бозны физкультура укытучысы Владислав Шумаев катыруын хәбәр итте. Җыештыруны да ул оештыра.

Шугалакны тәртиптә тотарга төбәк фермерлары ярдәм итә – Гүзәлия Латыйпова белән Марат Гайфуллин биләмәне тазарту өчен транспорт бүлә, Фәнзил Нәҗметдинов капканы ремонтларга булышкан. Авыл биләмәсе хакимияте ярдәмендә яктырту һәм буяу җәһәтеннән кыенлык тумаган.

Бирегә һәркөнне балалар гына түгел, аларның әтиләре дә ашыга.

– Тапталган сукмакны күрәсезме? – ди Роберт Мөнәвис улы. – Аннан хоккей уйнарга яраткан өлкәннәр йөри бирегә.

Кандра

2нче мәктәбе

Шугалак мәдәният йорты янәшәсендә урнашкан. Тимераякларны вакытлыча файдалануга алырга була. Дәресләрдән соң бозда җиләргә яратучылар арасында улы – 5нче сыйныф укучысы Самир белән мәктәп директоры урынбасары Гүзәл Төхфәтуллина да бар.

Серафимовка

махсус мәктәбе

Бозны тазарту һәм катыруны физкультура укытучысы Рамазан Рысбаев оештыра. Аңа мәктәп тәрбияләнүчеләре ярдәм итә билгеле. Биредә еш кына Серафимовка 1нче һәм 3нче мәктәпләренең яшь хоккейчылары белән иптәшләрчә очрашулар үтә. Алмашка 30 пар тимераяк бар. Чаңгыда узышырга яраткан балалар 20 пар чаңгыдан файдалана.

– Өлкәннәр балалар өчен тюбингларда шуу өчен махсус юл әзерләде. Педагоглар күз уңында билгеле, – дип хәбәр итте мәктәпнең җәмәгать педагогы Гөлнара Батыршина.


Редакциядән: гәзит укучылар шәһәр һәм районда шугалаклар торышы турында тулырак мәгълүмат тупларга ярдәм итәр дип ышанабыз. Фотосурәтләр һәм хәбәрләр көтәбез. Электрон почта – [email protected].
Читайте нас: