Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 гыйнвар 2019, 10:37

Бишенче мәктәп өч катлы булачак

Районда мәгариф оешмалары ремонтлана һәм яңартыла

Районда мәгариф оешмалары ремонтлана һәм яңартыла

Былтыр октябрьдә Түбән Троицкий мәктәбендә җентекле ремонт башланды. Республика бюджетыннан бу максатта 14 млн сумлап, төбәк бюджетыннан кимендә 250 мең сум бүленде. Башлангыч сыйныфлар вакытлыча төбәк санаториенда һәм авыл советы хакимиятендә урнаштырылды, калганнары мәктәпнең ремонт башкарылмаган өлешендә укуын дәвам итте.

Өч айда байтак эш башкарылган: төзүчеләр түбәне, чарлак түшәмәләрен, канализация һәм су тәэминаты системаларын җентекле ремонтлаган, агач рамлы 190 иске тәрәзә яңа пластикка алыштырылган. Кабинетларда, вестибюльдә һәм икенче катның баскыч араларында асылма түшәм һәм ут-диодлы лампалар корылган. Башлангыч сыйныфлар бүлеге коридорында яңа идән түшәлгән, кабинетларда яңа раковиналар, беренче каттагы бәдрәфләрдә сантехника урнаштырылган. Мәктәп җитәкчеләре әкренләп иске җиһаздан арына: аның урынына 260 парта, 520 урындык, 30 кабинет тактасы (шул исәптән, интерактив) сатып алынган.

Хәзер биредә биналарны җентекләп җыештыралар, юалар, яңа парта һәм урындыклар куялар.

Җәйге каникул вакытында мәктәпне яңартуның икенче өлешенә керешәчәкләр: сентябрьгә уку кабинетларын, янкорма түбәсен, күтәрмәне һәм бинаның алгы ягын ремонтлау, биләмәне төзекләдерү күздә тотыла.

Безнең хәбәрчеләр шәһәрнең 5нче мәктәбенә дә сугылды, анда үткән елның декабреннән бирле яңартып кору бара. 2019 ел ахырына мәктәп өч катлыга әвереләчәк. Өченче катны күтәрү өчен төзүчеләр нигезне ныгыта башлаган. Берьюлы иске идән һәм ишекләрне сүтәләр.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: