Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 гыйнвар 2019, 12:56

Төп бурыч – беренче унлыкка эләгү

Районда “Ел тәрбиячесе” бәйгесе үтә

Районда “Ел тәрбиячесе” бәйгесе үтә

Быел һөнәр бәйгесендә бө-тен районнан 32 мәктәпкәчә белем бирү педагогы катнаша. Аларның һәркайсы педагогика белемен, балалар белән аралашу осталыгын, кеше алдында чыгыш ясау күнекмәләрен күрсәтергә тиеш. Жюрины шулай ук педагоглар тарафыннан интернет-чыганакларда башкарылган эш тә кызыксындырды – ул бәйгечеләрнең мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмалары сәхифәләрендәге эшләрен, фото һәм видеоматериалларын бәяләде.


Хәбәрчебез бәйгенең иң җаваплы өлеше – гамәли дәресләрне карады. Бәйгечеләрне төркемнәргә бүлеп, Туймазының тугыз балалар бакчасына тәгаенләделәр. Аларга беренче тапкыр таныш булмаган төркемдә эшләргә һәм сабыйлар белән дәрес үткәрергә туры килде. Экспертлар педагогларның һәр адымын, һәр сүзен күздә тотты, бәя бирде.

4нче балалар бакчасыннан Елена Артемьева кече төркем тәрбияләнүчеләрен математика нигезләре белән таныштырды. Бәләкәчләр әбисе килүгә әзерләнә башлады: тәлинкәләр тезде, яраткан чәчәкләреннән гөлләмә җыйды, “тар-иркен”, “уң-сул” төшенчәләрен кабатлады... Балалар шулкадәр мавыгып китте ки, аларны бераздан туктатып та булмады.

Серафимовка 3нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Терегулованың математика дәресендә төп урынны “5”ле биләде. Шуңа күрә балаларга кояшка биш нур, курайга биш таҗ, тәрәзәдәге өч өчпочмакка тагын икене өстәргә кирәк иде.

Кандра 4нче балалар бакчасыннан Гөлчәчәк Хәсәнова “Янгын хәвефсезлеге” мәсьәләсендә тукталды. Тәрбияче җитәкчелегендә балалар табышмак чиште, “Ут – дус, ут – дошман” уены уйнады, аның барышында янгын чыкса нишләргә кирәклеге ачыкланды.

13нче балалар бакчасын тәкъдим иткән Лилия Нуриманшина тәрбияче булып 31 ел эшли икән! Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен “Экология сукмагы”н сайлаган. Иманы камил – табигатькә сакчыл карашта булган бала игелекле, ягымлы һәм игътибарлы кеше булып үсәчәк. Дәрес вакытында балаларга заманча тыюлыклар турында бәян иттеләр, Кызыл китап һәм урманчы һөнәре белән таныштырдылар, табигатьне саклау һәм урманда үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Бәйгенең өченче өлеше 24 гыйнварда үтәчәк. Анда тәүге ике өлештә иң күп балл туплаган 10 педагог көч сынашачак. Финалчылар хезмәттәшләре һәм жюри әгъзалары алдында чыгыш ясаячак, педагогика ачышлары турында сөйләячәк, осталык дәресләре үткәрәчәк.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.



Читайте нас: