Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 гыйнвар 2019, 13:32

Кабак түтәй өчен йорт

Балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре төзүче һөнәрләре белән танышты

Балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре төзүче һөнәрләре белән танышты

– Кыш та җитте, ә минем һаман яшәр урыным юк, – дип зарланды Кабак түтәй 18нче һәм 24нче балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренә. Балалар танышларына ярдәм итәргә, аңа йорт салып бирергә карар итте. Тик бу җиңел булмады.

Төзелеш өчен кирпечләрне балаларга бушка бир-мәделәр, аларны бәйгедә катнашкан өчен бүләк сыйфатында өләштеләр. Балалар, командаларга бүленеп, өлешләрдән рәсем җыйды, эш коралларын эзләде, хезмәт турында мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерде, төзелештә нинди белгечләр һәм транспорт катнашуын санап үтте.

Балаларга кунакка түбә ябучы, ташчы, балта остасы килде. Гөлназ Галимова – 3нче төзелеш фирмасы акшарчы-буяучысы. Үзе белән гипсокартон алып килгән ул, анда стенаны ничек шомартырга, буярга һәм тигезләргә кирәклеген күрсәтте. Һәм балаларга кабатлап карарга тәкъдим итте. 18нче балалар бакчасы мөдиренә рәхмәт, келәм измә белән пычрана дип тормады. Балаларга рәхәтләнеп пумала, мастерок белән эшләргә ирек куйды. Тырышып эшләделәр, бер тамчы буяу да таммады.

Индустрия колледжы директоры урынбасары, “МастерОК” программасы координаторы Олег Гайсин балаларга балта остасы һөнәрен тасвирлады. Иң чәмлеләргә шөрепборгычны кулларына алып, укытучыдан аны куллану буенча осталык дәресе алу бәхете дә тиде. Олег Альвирт улының 18нче балалар бакчасына икенче тапкыр килүе икән инде. Беренчесендә ул бала-чаганы ташчы һөнәре белән таныштырган.

Менә шулай, бергәлә-шеп, Кабак түтәй өчен матур йорт тергезделәр. Анда аның ярдәмчеләре – Суган, Шалкан, Чөгендер һәм Бәрәңге дә яшәячәк. Ә балалар киләсе очрашуга кем киләчәк дип кызыксына икән инде...

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.


Читайте нас: