Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 гыйнвар 2019, 12:07

Бу – безнең «Триумф»

Дәүләттән алынган субсидия акчасына Ләйсән Каһарманова көндез балалар карау-тәрбияләү буенча шәхси предприятие ачкан

Дәүләттән алынган субсидия акчасына Ләйсән Каһарманова көндез балалар карау-тәрбияләү буенча шәхси предприятие ачкан


Туймазыда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Триумф” иртә үсеш һәм иҗат үзәге эшли башлауга бер ел да булмаган әле. Анда беренче тапкыр барып кергәч, мине мөселманча киенгән хуҗабикә каршы алды. «Борчылмагыз. Безнең балалар үзәгендә дини белем бирелми. Биредә стандарт дәүләт мәктәпкәчә белем бирү программасы буенча шөгыльләнәләр», – дип тынычландырды Ләйсән Фәнир кызы.


Балалар үзәге иркен ишегалды, уен залы һәм санитария үзәге булган ике катлы бинада урнашкан.

– Балаларны көндез тәрбияләү максатын күздә тоткан шәхси предприятие ачу теләге кайчан уянды?

– Бу хакта күптән хыяллана идем. Педагог-психолог белгечлеге буенча университет тәмамлагач, Уфада эшләдем, аннары кияүгә чыктым, кызым туды. Күңелемә ошаган эш таба алмадым.

Былтыр мәшгульлек үзәгенә исәпкә бастым. Үз эшен башларга теләүчеләр дәүләттән нинди ярдәмгә өмет итә алуын белдем. Шулчак хыялым искә төште. Сабыйлар өчен үзәк ачу буенча кәсеп планы әзерләдем. 58800 сум субсидия акчасына балалар өчен мебель, зиһенне үстерүче уеннар, укыту әсбаплары сатып алдым. Бу вакытка Рим хәзрәт ярдәме белән миңа кайчандыр мәдрәсә урнашкан буш бинаны биргәннәр иде.

Берничә ай уку-укыту программалары әзерләдем, аларны республиканың Мәгариф министрлыгында раслаттым, дәрес планнары яздым, төркемнәр оештырдым һәм гыйнварда эшкә керештем.

– Артык нык шө-гыльләнеп, балаларны җәфаларга ярамый, дигән фикер яшәп килә. Уенчык бирергә дә, уйнасыннар әйдә, янәсе...

– Килешмим. Катлаулы заманда яшибез, һәм барлык ата-аналар да педагогия белеменә ия түгел, балаларны нәтиҗәле үстерү өчен вакыт җитми аларга. Үзәктә мин әйләнә-тирә мохит, математиканы өйрәтү, сөйләм телен үстерү программасы буенча эшлим. Әлбәттә, без уен рәвешендә шөгыльләнәбез. Мәсәлән, курчак өчен йорт төзибез, беррәттән сабыйлар белән аның ничек булачагы турында фикер алышабыз. Өлкәнрәк кыз һәм малайлар өчен биремнәр катлаулырак.

– Ата-аналар балаларын сезгә теләп йөртәме?

– Башта 20 бала белән эшләрмен дип уйлаган идем, хәзер алар 30. Бирегә балаларны китерергә теләүчеләр көннән-көн арта. Шуңа күрә әлеге дүрт сәгатьлек укыту – минем өчен башлангыч чор гына. Лицензия алып, тулы куәтенә эшләүче балалар бакчасы оештыру турында хыялланам. Моның өчен балаларны тукландыру мәсьәләсен хәл итәргә, янгын очрагына баскычлар, сигнализация урнаштырырга, санитария үзәкләрен сабыйлар өчен җайлаштырырга кирәк.

Күптән түгел мәшгульлек үзәгеннән инвалид өчен эш урыны булдыруга 75 мең сум дәүләт субсидиясе алдым. Без ноутбук һәм видеопроектор сатып алдык. Хәзер бездә балалар үсеше чараларын оештыручы да эшли.

Эмиль МУСИН.


Читайте нас: