Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 декабрь 2018, 18:03

Нөркәй мәктәбенә – 25 ел!

25 декабрьдә безнең мәктәпкә 25 ел була.

– 25 декабрьдә безнең мәктәпкә 25 ел була. Дөньякүләм тарих өчен бу бер мизгел генә, әмма укытучылар, укучылар һәм аларның ата-аналары өчен – тоташ бер гомер. Без бу елларны киң һәм тигез юлдан гына үтмәдек, әлбәттә. Авырлыклар да, ялгышлар да булды бу юлда, әмма без аларны җиңәргә тырыштык. Ләкин казаныш-җиңүләр чагыштыргысыз күбрәк һәм без моның белән горурланабыз.

Мәктәп барлыкка килгән мәлдән 399 укучы урта гомуми белем турында аттестат алды, шуның 23е – алтын, 47се – көмеш медаль, 9ы “Укудагы аерым казанышлары өчен” медале иясе. Мәктәпне тәмамлаучылар Башкортстанның һәм Русия Федерациясенең алдынгы югары уку йортларына укырга керә һәм уңышлы белем ала.

Педагоглар һәм укытучылар район, республика, бөтенрусия һәм халыкара спорт ярышларында, зирәклек һәм иҗат бәйгеләрендә катнаша, бүләкле урыннар яулый. Коллективның инновация эшчәнлеге аны муниципалитет һәм федерация югарылыгындагы өч терәк-методика мәйданчыгы эшенә җәлеп итү аша башкарыла. Сигез ел дәвамында без район күләмендәге “Минем кече ватаным” туган як сабак-ларын оештырабыз. 2015 елда мәктәп балаларга һәм яшьләргә рухи-әхлак тәрбиясе бирү буенча “Русия гражданины һәм ватанга тугрылык” мәгариф проектлары һәм программалары бәйгесенең “Мәгариф оешмасы – Русия гражданины һәм ватанга тугрылык тәрбияләү биләмәсе” бүлеге лауреаты; 2016 елда – Бөтенрусия “Алдынгы авыл мәктәбе” бәйгесе лауреаты; 2017 елда Бөтенрусия мәгариф оешмаларының ачык күмәк бәйге-смотры лауреаты булды.

Без иртәгәсе көнгә ышаныч белән багабыз һәм ниятләребезнең тормышка ашачагын, өметләребез өзелмәячәген, хыялларыбыз чынга әвереләчәген беләбез.

Ольга ГОРДЕЕВА,
Нөркәй урта мәктәбе директоры


Читайте нас: