Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 декабрь 2018, 15:57

Кандраның “Нобель” лауреатлары

Сәләтле балаларга акчалата бүләк тапшырылды

Сәләтле балаларга акчалата бүләк тапшырылды

Быел Кече “Нобель” премиясен тапшыру тантанасы алтынчы тапкыр үтте. Әйткәндәй, шушы көннәрдә Альфред Нобель тарафыннан васыять итеп калдырылган дөньяда иң танылган премия лауреатларын да зурлыйлар. Нәкъ Стокгольмдагы кебек, Кандрада иң талантлы, иң тынгысыз, зирәк һәм сәләтле 12 баланы сайладылар.

Бәйге комиссиясенә гариза тапшырган 126 баладан 12 кешене сайлап алу җиңелдән булмады. Барлык дәгъвачылар белән танышу, казанышларын өйрәнү өчен жюрига өч ай таләп ителде. Җиңүчеләр алты бүлектә билгеләнде, һәркайсында икешәр (1-6нчы сыйныфлар, 7-11нче сыйныфлар).

– Премия лауреаты булу – зур дәрәҗә, укучылар аңа үҗәт хезмәте, укудагы уңышлары, төрле бәйге һәм ярышларда яуланган җиңүләре исәбенә иреште, – диде муниципалитет- район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов. – Кече “нобельчеләр” барысы да тырышмыйча, белемгә омтылмыйча югары нәтиҗә-күрсәткечләргә ирешеп булмавын яхшы белә. Бәйгедә, кандралылардан кала, Первомай, Иске Кандра, Ярмөхәмәт, Кандра-Котый, Кандракүл, Үрмәкәй укучылары да катнашуына сөенәм.

Балалар өчен мондый бәйгеләр – үз көчеңне тикшерү мөмкинлеге ул. Аннары бер тапкыр бирелүче 5 мең сум стипендия дә – хыялыңны тормышка ашыру өчен саллы ярдәм. Әйткәндәй, шушы чарада катнашкан БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты, икътисад фәннәре докторы Рөстәм Ахунов яңа “Икътисад өлкәсендәге казанышлары өчен” бүлеге кертергә һәм аның меценаты булырга тәкъдим итте.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.


Читайте нас: