Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
11 декабрь 2018, 13:39

Туймазыда «Портал» ачылды

Балалар (үсмерләр) иҗат йорты тәрбияләнүчеләренең компьютер графикасы һәм анимация серләренә төшенү мөмкинлеге барлыкка килде

Балалар (үсмерләр) иҗат йорты тәрбияләнүчеләренең компьютер графикасы һәм анимация серләренә төшенү мөмкинлеге барлыкка килде


Үсмерләрнең Балалар иҗат йортында ачылган “Портал” медиа-студиясе белән кызыксынуы очрак-лы түгел. Беренчедән, анда уеннардан кала, компьютерның тагын нинди мөмкинлекләре барлыгын белергә була. Икенчедән, студия җитәкчесе, педагогия колледжының 3нче курс студенты Никита Плахотин үсмерләрнең яшьтәше диярлек. Укытучы белән укучы бер “дулкында” булгач, алар шундук уртак тел таба.


Никита – укытучылар нәселеннән. Әти-әнисе байтак гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган. Информатика фәненә мәктәптә укыганда ук мөкиббән була ул. Информатика буенча Русия һәм республика олимпиадаларында җиңеп чыга, бүләкле урыннар яулый. Уку җиңел бирелә, шуңа күрә һөнәр сайлау авырлык тудырмый – егет педагогия колледжына программачыга укырга керә.

Үткән җәйдә егетебез Балалар (үсмерләр) иҗат йортында практика үтә. Шаян, тиктормас вожатыйны балалар да үз итә. “Нәрсә?”, “Кайчан?”, “Ни өчен?” сорауларына күмәләр. Никитага да эше ошый, шуңа да ул педагог итеп калдыруларын үтенеп, директорга килә. Шулай итеп, 1 сентябрьдән Балалар (үсмерләр) иҗат йортында “Портал” медиа-студиясе эшли башлый.

– Әлегә Word һәм Exsel программаларын өйрәнәбез, соңыннан балалар белән фотошопны тирәнтен үзләштерергә иде. Аларга графика объектлары ясау ошый: визиткалар, реклама макетлары, фотографияләрне эшкәртү,– дип сөйли Плахотин. – Төп бурычым компьютердагы уеннар – әлеге техникада иң мөһиме булмавын күрсәтү. Аның ярдәмендә кызыклы һәм кирәкле проектларны тормышка ашырып була.

Дәресләремдә игелекле мохит, тынычлык таләп итеп, баланы урындыкка “кадаклап” куярга тырышмыйм. Бездә иҗади эш, шуңа күрә аралашу кирәк. Күптән түгел күбәләк төшердек: эшләребез белән уртаклаштык. Шәп булды!

10 яшьлек Кирилл Ситников та укытучысы сүзен җөпләп тора:

– Бу түгәрәк эшли башлавын белгәч тә барып язылдым. Компьютер белән эшләргә яратам, гадирәк кимчелекләрдән арына алам хәтта. Никита Александрович ярдәмендә Word һәм таблицалар белән эшләргә өйрәндек. Озакламый фотошопны өйрәнәчәкбез, соңыннан 3D модельләүне үзләштерәчәкбез.

Әгәр сезгә 10-17 яшь, программалау, анимация һәм 3D модельләү белән кызыксынасыз икән, “Портал” медиа-студиясенә язылырга ашыгыгыз.


Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.


Читайте нас: