Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 декабрь 2018, 12:14

Бар эшкә дә маһир директор

Серафимовка махсус мәктәбе җитәкчесе суд карары буенча директор вазифасына кайтарылды

Серафимовка махсус мәктәбе җитәкчесе суд карары буенча директор вазифасына кайтарылды


Серафимовка махсус мәктәбендә яңа уку елы низагтан башланды. Рәшит Аднагулов директор вазифасыннан азат ителде, ике айдан соң Уфа шәһәре Киров районы суды карары нигезендә тергезелде. Махсус мәктәпкә барып, безнең хәбәрче хәлнең асылына төшенергә тырышты.


2018 елның 25 июлендә махсус мәктәптән ике тәрбияләнүче кача. Аларны Туймазыда тоткарлыйлар һәм Уфага Балигъ булмаганнарны асрау үзәгенә җибәрәләр. Анда качкыннарның берсе Серафимовка махсус мәктәбе хезмәткәрләрен, иптәшләрен үзләрен тукмауда һәм начар мөнәсәбәттә гаепли. Соңрак үсмернең ялганлавы ачык-лана. Әмма эш узган була. Озакка сузылган тикшерүләр башлана. Мәктәп директорын республика Мәгариф министрлыгына чакырталар һәм эштән җибәрү турындагы приказга кул куярга тәкъдим итәләр. Ул башта шулай эшли. Соңрак судка мөрәҗәгать итә.

Серафимовка халкы, авыл биләмәсе башлыгы, педагоглар коллективы Аднагуловны яклый. Җәмәгатьчелек барлык югары даирәләргә, оешмаларга директорны кайтаруны үтенеп, күмәк хат юллый. Аларның дәлилләре саллы була.

Хезмәттәшләре сүзләренә караганда, эштән азат ителүгә балаларның качуы гына түгел, Аднагуловның үҗәтлеге, тискәрелеге дә сәбәпче булган.

– Әйе, мин берничә ел дәвамында безнең белән киңәшләшмичә барган кыс-картуга каршы чыктым, – ди Серафимовка махсус мәктәбе директоры Рәшит Аднагулов. – Катгый тәртип хезмәте гамәлдән чыгарылды, барлык психотерапевтлар, теш табибы эштән алынды, медсанчасть эшләми. Биш урынбасарымның өчесе генә калды – ярый, моңа гына түзәргә була, әмма педагоглар һәм тәрбиячеләрне һич кенә дә кыскартырга ярамый. Чөнки үсмерләребез үзгә һәм аларны укыту да үзенчәлекле.

Безгә килгән байтак балаларның башлары җәрәхәтләнгән була, күбесе бәвел тотмаудан интегә, наркотик һәм хәмернең нәрсә икәнен белә. Педагоглар һәм тәрбиячеләргә психологлар ярдәменнән тыш авырга туры килә. Белгечләрдән арынсак, мәктәптә “миннән киткәнче...” дигән фикер урнашырга, качучылар белән профилактика эше алып баручылар калмаска мөмкин.

– Финанслауны һәм хез-мәткәрләрне кыскарталар икән, мондый балаларны асрау һәм тәрбияләү өчен алмашка башка тармаклар бардыр, бәлки?

– Аларны җәмгыятькә ияләштерү белән тернәк-ләндерү, җәмәгать үзәкләре шөгыльләнә алыр иде, әмма гадәттә күпчелек үсмер аннан кача. Шуңа күрә безгә махсус мәктәпләрне саклап калырга һәм арытабан үстерергә кирәк. Аларны мәгариф һәм сәнәгать тармагына якынайтырга.

Безнең оешма кимендә 60% тәрбияләнүчене җәмгыятькә яраклаштырырга ярдәм итә.

2006-2010 елларда безнең махсус мәктәптә җинаятьләр кабатлану очраклары мәк-тәпне тәмамлаучыларның гомуми саныннан 1-6% тәшкил итә иде.

Кара сакалы артыннан калмаган егетләрне гади мәктәпкә кире кайтармыйлар, эшкә алмыйлар. Махсус мәктәп токарь станогы белән эш итәргә, балта остасы эшенә өйрәтә ала, әмма разряд билгеләргә, аттестация үткәрергә хокукы юк аның. Бу – җитди мәсьәлә һәм аны хәл итү зарур.

Эмиль МУСИН.


Читайте нас: