Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 ноябрь 2018, 12:54

“Шулай кирәк, Игорь!..”

Менә 14 ел инде беренче мәктәп директоры Боронников балаларны эш сөяргә өйрәтә һәм үзе дә эшли

Менә 14 ел инде беренче мәктәп директоры Боронников балаларны эш сөяргә өйрәтә һәм үзе дә эшли


Үзе җитәкләгән мәктәбе кебек үк, Игорь Боронниковка 55 яшь.


Пермь ягында туган ул. Туймазыга 1988 елда килгән. Сөекле әбисе тәкъдиме буенча тормыш иптәше белән Стәрлетамак педагогия институтына укырга кергән.Бер факультетта укыганнар. Икесе дә “хезмәт технологиясе һәм гомуми-техника фәннәре укытучысы” белгечлеге алган. Укытучылар династиясен дәвам иттерүчеләр алар (Боронниковның әбисе белән бабасы да педагоглар).

Байтак еллар алтынчы мәктәптә эшли ул. Бервакыт аны Нурулла Таһир улы Бикчуров (ул вакытта шәһәр мәгариф бүлеге мөдире) чакырып ала һәм: “Шулай кирәк, Игорь! Беренче мәктәпне кабул итеп ал...” – ди. Дәрәҗәле кешегә каршы килергә кыймый Боронников. Декабрьдә җитәкчелекне үз кулына алуына 14 ел була.

Коллектив һәм тынгысыз хуҗалык турында бәян иткәндә директор, гафу үтенеп, берничә тапкыр телефоннан сөйләшеп алды – вазифасы мәҗбүр итә.

– Мәктәп – яшьтәшем. Аны кабул итеп алганда ягып җылыту системасы бик нык тузган иде. Җыештыручылар идән юып чыгу белән балалар пәйда була һәм бозланган идәндә шугалак оештыра – фойедагы температура турында шуннан чыгып фикер йөртергә мөмкин. Бикчуровка рәхмәт! Безнең хәлне аңлап, 2005 елда барлык радиаторларны алыштыртуга иреште ул. Биш елдан соң тузган электр чыбыкларын алыштырдылар һәм, ниһаять, шар рәвешендәге борынгы яктырткычларны салдырдылар – заманчалары пәйда булды.

Быел түбәгә чират җитте. Хәзер биредә эшләр көйләнде! Түшәм җылытылды, барлык җылы хәзер бинада кала.

Бәхетебез бар икән: без икенче сменаны бушату өчен өстәмә уку урыннары оештыру программасына эләктек. Элекке тамаша залы урынында беренче сыйныфлар өчен интерактив җиһазлы, яңа мебеле, кием шкафы булган уңайлы кабинет пәйда булды. Шундый ук кабинет өченче катта да бар.

Мәктәп буйлап экскурсия вакытында Боронников горурланып спорт залы һәм ашханәдәге яңа тәрәзәләрне, сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен булдырылган “кулай мохит”не һәм, әлбәттә, музейны күрсәтте.

– Күптән түгел сездә республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче булып китте. Аны да музейга алып кердегезме?

– Күркәм якларны “кадр” артында калдырдым. Бар игътибар – хәл ителәсе мәсьәләләргә. Радий Хәбиров: “Алыштырырга кирәк, барысы да заманча булсын”, – диде. Үзгәрешләр көтәбез.

Укытучылар һәм ата-аналар мәктәпкә акча салынганны күрә. Димәк, нәтиҗәсе дә булырга тиеш, шуңа күрә коллективның төп бурычы – белем сыйфатын күтәрү. Без нәкъ шуның өстендә эшлибез. Ел саен мәктәпне тәмамлаган кимендә 80 укучыбыз Русия югары уку йортларына керә, 63 проценты республика белем бирү оешмаларын сайлый.

Япрыктагы филиалда һәм “читтән торып” укучылар белән бергә бездә 714 бала белем ала. Демография хәле начар булган еллар түгел инде бу. Ул чорда дәрескә нибары 376 укучы йөри иде. Хәзер элекке укучылар безгә балаларын китерә.

Укучылар эшсөяр бездә. Җыештыралар, өмәләргә чыгалар, ашханәдә кизү торып, вакытында тапшыралар... Әйткәндәй, әти-әниләр ике куллап риза моңа, алар балаларын кече яшьтән эшкә өйрәтүне хуп күрә. Технология дәресләре дә ярдәм итә. Бишенче сыйныфтан кисә һәм юна башлыйбыз, токарь, фреза, кайрау, бораулау станокларында эшләргә өйрәнәбез.

Балалар савыктыру-мәгариф сәяхәтләре үзәге белән хезмәттәшлек итәбез. Иске мәктәп бинасында чаңгы базасы урнашкан. Чаңгы спорты белән шөгыльләнергә, роллерларда шуарга мөмкин. Күптармаклы спорт мәйданчыгы булыша. Җәй көне анда ихаталарның футбол командалары уйный. Кыш көне исә уртак тырышлык белән шугалак ясыйбыз. Ул яктыртыла. Бозны балалар үзләре чистарта.

Игорь Евгеньевич тормыш иптәше Светлана Рифкать кызы белән дүрт малай тәрбияли. Ике өлкәне гаиләле, әти-әнисенә онык-лар бүләк итәргә дә өлгергән. Икесе мәктәптә укый. Боронников – нинди директор, шундый ук әти дә. Якыннары өчен аерым игътибар каралмаган. Улларыннан (7 һәм 10нчы сыйныф) яхшы укуларын таләп итә.

Яшь чагында өлкән Боронников вокал-инструменталь ансамбльдә уйнаган. Әле дә, мәсәлән, Укытучы көненә багышланган концертта сәхнәгә чыгып, яраткан җырларын башкара ала.

Үзен көчле спортчы дип исәпләми, әмма мәктәп данын якларга кирәк булса, Нурулла Таһир улының сүзләрен искә төшерә: “Шулай кирәк, Игорь!..” 2009 елда спортка мөкиббән директор дип танылган хәтта. Кайчак спорт залына керә, пинжәген салып, хезмәттәше – физкультура укытучысы Павел Щукин һәм балалар белән волейбол уйный. Чираттагы тапкыр телефоны шалтыраганчы. Ун минут кына спорт күнегүләреннән бетмәс-төкәнмәс уңай кичерешләргә тиенә ул.

Венера АШИРОВА.