Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 ноябрь 2018, 12:33

Лаек кеше булып үсәргә ярдәм итәләр

Тугызынчы мәктәпнең педагогия коллективы шул максатка нигезләнеп эшли

Тугызынчы мәктәпнең педагогия коллективы шул максатка нигезләнеп эшли


9нчы мәктәп мөстәкыйль мәгариф оешмасы буларак 1996 елның 1 сентябрендә ачыла. 15 сыйныфта 317 бала укый, асылда “Яшьләр” төбәгендә яшәүчеләр бу. 2002 елда исә дәресләргә 867 бала йөри хәтта! Күптән түгел мәктәп ачылуга 20 ел тулды. Биш ел элек ул 7нче мәктәп филиалына әверелде. Шуңа күрә бу күркәм вакыйганы бөтен коллектив белән билгеләделәр.


Мәктәпнең беренче директоры, талантлы һәм зыялы Пётр Микишевны сагынып искә алалар биредә.

Бүген мәктәп үсеш тәртибендә эшли: педагогларның квалификациясе күтәрелә, укыту сыйфаты коэффициенты арта. Укытучылар коллективы балаларның сәләтен ачыклау һәм үстерү өстендә чәмле эш алып бара. Педагогларның төп бурычы – һәр балага шәхес буларак үсәргә-җитлегергә ярдәм итү.

Елдан-ел укучыларның Бөтенрусия олимпиадасы, Юрий Гагарин исемендәге кубокка республика олимпиадасы, читтән торып үтүче республика Акмулла олимпиадасы, Бөтенрусия “Танып-белү һәм иҗат” олимпиадасында катнашучылар һәм бүләкләнүчеләр саны арта.

1-9нчы сыйныфлардан тикшеренү эшчәнлеге белән кызыксынган 33 бала “Шоңкар” фән берләшмәсендә шөгыльләнә.

Укуын тәмамлаганнан соң балалар югары һәм махсус урта уку йортларына керә. Шуларның берсе – Гүзәл Садрыева. Ул 7нче мәктәптә укытты, хәзер БДПУда эшли.

2017 елда су тәэминаты һәм канализация системаларына җентекле ремонт үткәрелде. Кызганычка, укучылар карамагында кече спорт залы гына. Әмма балалар бик теләп “Спартак” стадионында шөгыльләнә, үзәк мәдәният һәм ял паркына шугалакка йөри, мәктәптән ике адым гына ары урнашкан агачлыкта чаңгыда узыша.
Читайте нас: