Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 ноябрь 2018, 11:45

Җиңдеңме? Премия ал

Мәгариф олимпиадаларында җиңүчеләр һәм аларның педагогларына акчалата бүләк тапшырылачак

Мәгариф олимпиадаларында җиңүчеләр һәм аларның педагогларына акчалата бүләк тапшырылачак


Башкортстанда мәгариф тармагында халыкара, бөтенрусия һәм төбәкара бәйгеләрдә җиңүчеләр һәм аларның остазлары өчен ел саен түләнелүче акчалата премия билгеләнде. Тиешле указ төбәгебезнең хокук мәгълүматы порталында урнаштырылган.

Җиңү яулаган укучылар һәм аларны әзерләгән укытучылар – 60ар мең, бүләкле урыннарга ия булучылар 30ар мең сум алачак.

Премия билгеләнәчәк олимпиадалар федера-циянең мәгариф тармагында башкарма хакимият оешмалары приказлары белән расланган бәйгеләр исемлегенә кертелгән булырга тиеш.
Читайте нас: