Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 октябрь 2018, 12:43

Яхшы укучылардан уңдым

Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Глүсә Фәйзерахманованың мәгариф системасында эшләвенә 40 ел

Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Глүсә Фәйзерахманованың мәгариф системасында эшләвенә 40 ел


1нче гимназиядә байтак талантлы, иҗади карашлы укытучылар, үз эшенең чын осталары эшли. Шуларның берсе – филолог Глүсә Фәйзерахманова. Ул үзенең итагатьлелеге, укучыда фәненә кызыксыну уята белү осталыгы белән аерылып тора. Фигыль һәм рәвеш, метафора һәм эпитетлар, плюшкиннар һәм чацкийлар – Глүсә Сафиулла кызының тормышы бу. Аның бер сыйфаты – укучы фикерен хөрмәт итү, аны тыңлау, ишетү. Юкка гынамыни мәктәп бәйгесе вакытында укучылар аңа иң гадел укытучы исемен биргән. Югыйсә, педагог тыйнак кына: “Бу дөрес түгелдер, мөгаен. Чөнки мин бөтен игътибарны артта калучы укучыларга бирәм”, – ди.

Ул тел-теш тидермәслек абруйлы укытучыларына әле булса рәхмәтле. Үзенең беренче дәресен, кыңгырау шалтырап, сыйныфка кергәнен дә хәтерли. Башта бөтенләй дулкынланмаган, әмма туган Дүртөйле районы мәктәбендә яңа буялган парта артында пөхтә киенгән, төп-төз утырган укучыларны күргәч, бераз каушаган. Сыйныфта тынлык: 20 пар күз сынаулы карашын аңа төбәгән. Ул укытучы өстәле артына утыра, сыйныф журналын ача. Һәм китә бөтерелеп аны бөек һәм куәтле рус теленең моңа кадәр күрелмәгән яңа дәрьяларына җәлеп иткән күзгә күренмәс тәгәрмәч!

Глүсә Сафиулла кызының портфолиосы гаять калын, анда төрле бәйгеләрдә җиңгән һәм бүләкле урыннар яулаган өчен бирелгән РФ, БР Мәгариф министрлыгы Мактау грамоталары, аның казанышлары һәм балаларының уңышлары өчен рәхмәт хатлары тупланган. Педагогның җентекле хезмәтенең йөзләгән җансыз шаһиты бу.

Ул – рус теле буенча төп дәүләт имтиханы эксперты, аның кулы һәм йөрәге аша 9нчы сыйныфны тәмамлаган йөзләгән укучының эше үтә. 11нче сыйныфларны исә үзе БДИга әзерли.

– Теләгем – балаларны дөрес язарга һәм укырга өйрәтү, аларны уйларга, үз фикереңне белдерүгә җәлеп итү. Чөнки бу имтихан өчен генә кирәкми – бу тормыш таләбе. Укучылардан үтенәм – укыгыз, көненә берничә бит булса да укырга вакыт табыгыз. Лев Толстойның “Сугыш һәм солых” китабында теләсә кайсы сорауга җавап, фикер алышу өчен сәбәп табарга була, – ди Глүсә Сафиулла кызы. – Әлбәттә, компьютер технологияләре гасырында балалар күп мәгълүматка ия, күп белә, һәм без, өлкәннәр, кайчак алар артыннан чак өлгерәбез. Әмма китапны бернәрсә дә алыштыра алмый. Каһарманнардан башка игелеклелек, тәртиплелек, шәфкатьлелек, намуслылык, хыянәт һәм ялган ише мәңгелек төшенчәләр турында кем сөйли алсын?

Педагог өчен начар балалар юк, аның өчен һәр укучы үзенчә кызыклы, талантлы һәм кабатланмас.

– Мин – бәхетле педагог, миңа яхшы укучылар гына эләгә, – дип раслый Глүсә Сафиулла кызы. – Кайчак берничә дәрестән соң көч калмый. Әмма синнән кызыклы яңалык көткән балалар, аларның ягымлы йөзләре искә төшә. Шулчак гомер зая узмавын аңлыйсың.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.


Читайте нас: