Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 октябрь 2018, 12:39

Хезмәттәшлек, иҗат, дуслык...

1нче гимназиядә укучылар төрле яклап үсә, алга бара

1нче гимназиядә укучылар төрле яклап үсә, алга бара


Районыбыздагы бердәнбер гимназиягә – 20 ел. Шушы дәвердә илебездә байтак үзгәрешләр булды. Әмма 1нче гимназия һәрвакыт үз бурычын үтәде: балаларны белемгә әйдәде, уйларга, эшләргә, яшәргә өйрәтте.


“Яшәү урыны”н ике тапкыр алыштырды ул. 1998 елда Мичурин урамында үз ишекләрен ачса, 2007 елда Яшел урамдагы яңа иркен бинага күченде. Бүген дә шунда урнашкан.

Биредә һәрвакыт хезмәттәшлек, иҗат һәм туганлык мохите хакимлек итә. Һичшиксез, монда җитәкченең өлеше зур. Мәктәпкә һәрвакыт таләпчән, хәстәрлекле, чәмле директорлар – Венера Халикова, Зәкинә Ахунова, Нурулла Бикчуров, Айгөл Әхмәтова, Вячеслав Чернов һәм әлеге яшь, чәмле директор Румил Әюпов җитәкчелек итте. Аның кул астында 43 укытучы хезмәт сала, шуның 19ы – югары, 16сы беренче категориягә ия. Дүрт укытучы – БРның Мәгариф отличнигы, берсе – РФнең Мактаулы гомуми мәгариф хезмәткәре.

Укытучының тормышы укучыларында, аларның хезмәте һәм уй-фикерләрендә дәвам итә. 638 баланың һәрберсенә укытучылар йөрәгенең бер өлешен телеп бирә. Һәм моның нәтиҗәсе дә бар. Соңгы алты елда гимназияне 17 укучы медальгә тәмамлаган. Былтыргы уку елында ике укучы район Хакимияте башлыгы стипендиясенә ия булган. 1нче гимназия өч ел рәттән БДИда барлык фәннәр буенча алдынгы, 2018 елда мәктәпне тәмамлаган Нэлли Галләмова исә физика буенча имтиханда иң югары 100 баллны җыйган. 2016, 2017 елларда гимназия командасы Башкортстан Кубогында физика буенча икенче урын яулаган. Уку йортының матди-техника нигезе елдан-ел ныгый. Биредә мультимедиапроекторлар, телескоп, күчмә тавыш көчәйткеч система, видеокамералар, төркемләп файдалану өчен күргәзмә-комплекс, ризограф, радио-студия, интерактив такталар һәм укыту-тәрбия эшен югары, заманча дәрәҗәдә үткәрергә ярдәм иткән башка бик күп техника чаралары бар. Заманча яңа бина һәм бер сменада уку балаларга сыйфатлы өстәмә белем алу мөмкинлеге бирә. Бүген биредә 27 түгәрәк эшли, җидесе – спорт юнәлешендә. “Знайка” мәктәбе – башлангыч сыйныф укучылары өчен озайтылган көн төркеме бар, шимбә саен булачак беренче сыйныф укучылары өчен “Малышок” мәктәбе гамәлдә.

Педагогия коллективының югары һөнәр осталыгы, талантлы һәм иҗади укытучылар, укучыларның тормышка чәмле карашы 1нче гимназиягә уку-укыту һәм дәрестән тыш эшчәнлектә яхшы нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирә.

Диана Насыйбуллина.


Читайте нас: