Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
11 сентябрь 2018, 11:55

Уй-фикерләр биләмәсе

Туймазы укытучысы яшьләр җыенында мәгариф министры белән очрашкан

Туймазы укытучысы яшьләр җыенында мәгариф министры белән очрашкан


Виктория Васильченко Нөркәй мәктәбендә рәсем һәм хезмәт укытучысы булып эшли. 2009 елда Никитинка урта мәктәбен тәмамлаган. Һәрчак сурәт төшерергә, ниндидер зәвыклы әйберләр ясарга яраткан һәм бу эшләре һәрвакыт уңышлы килеп чыккан. Мавыгуы һөнәргә әверелгән. Виктория – мөгаллимнәр нәселенең дүртенче буыны.

– Яңа уку елы алдыннан минем тормышымда чын маҗара булды. Мәгариф идарәсеннән шалтыратып, мине укытучылар җыенына җибәрергә теләүләре турында хәбәр иттеләр. Чәмле кеше буларак, әлбәттә, ризалаштым.

Сайлап алуны уңышлы үтеп, Бөтенрусия “Территория смыслов на Клязьме” яшьләр мәгариф җыенында Башкортстан Республикасы вәкилләре исәбендә катнаштым.

Мавыктыргыч сәфәр булды. Рейслар арасындагы буш вакыт Мәскәү буйлап йөрү мөмкинлеге бирде – минем күптәнге хыялым иде бу.

Җыен Владимир өлкәсенең Клязьма елгасы яр буенда, гүзәл табигать кочагында үтте. “Киләчәк мәгарифе” дип аталган сменаның төп максаты укучы-әти-әниләр-җәмгыять форматында укучыларны җәмгыятькә җәлеп итүне үстерү иде. Дүрт көн дәвамында без әлеге мәсьәләне хәл итү өчен яңа программа концепциясе әзерләдек.

Нетворкингка аерым тукталасы килә. Ул кыска вакыт эчендә төрле өлкәдә фикердәшләр табарга ярдәм иткән кызыклы һәм мавыктыргыч тоташ бер фән. Сентябрьдә #книгакрафттуймазы проекты эшли башлаячак. Барлык мәгълүмат минем Instagram челтәрендәге сәхифәдә булачак.

Мин бик кызыклы кешеләр белән таныштым. Алар арасында “Русиянең укучылар хәрәкәте” балалар-үсмерләр иҗтимагый оешмасы “әнисе” Алиса Крюкова да бар иде. Әмма иң мөһим әңгәмә РФ мәгариф министры Ольга Васильева белән булды. Ул Русия мәгарифендәге үзгәрешләр турында сөйләде һәм укытучыларның сорауларына җавап бирде. Мәктәпләрне техника-җиһазлау, педагогларның хезмәт хакы, укытучыларны җәмгыять тәэсиреннән яклау кебек иң мөһим мәсьәләләр кузгатылды.

Венера АШИРОВА.


Читайте нас: