Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 сентябрь 2018, 13:53

Белем көне: чәчәкләр, елмаюлар, тәүге кыңгырау

Быел парта артына 15 меңнән артык укучы утырачак

Быел парта артына 15 меңнән артык укучы утырачак


Озайлы каникулдан соң мәктәп ихаталары янә шау-шуга күмелде. Беренче сыйныфлар тантаналы рәвештә зур гөлләмәләр күтәреп килде. Быел алар 1800 бала. Һәркайсы сабырсызланып беренче дәресне көтте һәм тын калып тәүге кыңгырау чыңын тыңлады. Башка сыйныф укучылары да мәктәпне сагынган. Алар җәй буе җыелган яңалыгын дусларына, сыйныф җитәкчесенә җиткерергә ашыкты.

Өч ай буе районның мәгариф оешмалары балаларны кабул итәргә әзерләнде: ремонт ясады, җиһазларын яңартты, күрсәтмә әсбаплар хәстәрләде. Бу эшләрне район Хакимияте, уку йортларына шефлык ярдәме күрсәтүче предприятие, оешма һәм эшкуарлар ярдәме белән башкарып чыктылар. Мәгариф идарәсенең оешмаара комиссиясе хәбәр итүенчә, яңа уку елына Туймазы 7нче мәктәбе, 1нче интернат-мәктәп, Собханкул, Төмәнәк мәктәпләре аеруча яхшы әзерләнгән.

Уку елы алдыннан балаларны 60 авылдан уку йортларына ташыячак мәктәп автобуслары да тикшерелгән. Мәктәп транспорты тизлекне, хезмәт тәртибен, шофёрларның ялын теркәүче тахографлар һәм иярчен ГЛОНАСС навигация системасы белән тәэмин ителгән. Быелдан башлап, яңа таләпләр кертелү сәбәпле, аларга кызгылт-сары төстәге яктырткыч-маякчыклар да өстәләчәк. ДЮХИИ хезмәткәрләре юл маршрутларын тикшерде, аеруча тукталыш күшекләре, юл билгеләре булу-булмау, юл түшәмәсе сыйфаты күздән кичерелде.

Туймазы 5нче мәктәбе укучылары яңа уку елын туган мәктәпләрендә түгел, индустрия колледжы һәм 9нчы мәктәпнең сыйныф бүлмәләрендә каршылый. Чөнки аларның мәктәбендә үзгәртеп кору көтелә.

***

“Уралтехнострой-Туймазыхиммаш” җәмгыятен-дә әти-әниләре шушы предприятиедә эшләгән 43 беренче сыйныф укучысы өчен зур бәйрәм үтте. Завод ашханәсендә алар өчен алма бәлеше пешерү буенча осталык дәресе, уеннар, бәйгеләр оештырылды, бүләкләр тапшырылды, чәй табыны корылды.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: